+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 гыйнвар 2021, 19:35

Уфалылар өмәдә дәррәү катнашты

Уфада торак-коммуналь хезмәтләр «Игътибар, кар!» акциясендә актив катнашты.

Уфада торак-коммуналь хезмәтләр «Игътибар, кар!» акциясендә актив катнашты.

Аларга башкала предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре, муниципаль хезмәткәрләр һәм битараф булмаган гражданнар кушылды, дип хәбәр иттеләр мэриядә.

Синоптиклар якындагы көннәрдә температураның күтәрелүен һәм явым-төшем фаразлый, шуңа күрә ишегалларын һәм түбәләрне чистартуга зур игътибар бирелде. Урамнарны җыештыруга 264 эшче һәм 234 махсус техника чыкты.

Узган тәүлектә Уфа урамнарыннан 18,7 мең кубометр кар чыгарылган, 486 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган.

Түбәләрне чистартуда торак оешмаларының 84 түбә ябучылар бригадасы (253 кеше), алты автовышка җәлеп итеп эшләде.

Ишегалларын 152 берәмлек коммуналь техника кулланып, 746 урам себерүче җыештырды. Аларга ярдәмгә торак предприятиеләренең 1 336 хезмәткәре чыкты.

Фото: Башинформ


Читайте нас: