+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 гыйнвар 2021, 17:40

Балигъ булмаган баласы митингта йөри, әти-әниләре белми дә...

Милана Скоробогатова, мондый чаралар балаларга хәвеф тудыра, дип исәпли.

Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Милана Скоробогатова балигъ булмаганнарның Уфада рөхсәт ителмәгән протест акциясендә катнашуы турында мәгълүматны тикшерергә ниятли. Әти-әниләргә карата инде 12 административ эш төзелгән.

- Балаларның әлеге чарада катнашуы турындагы мәгълүматны тикшерү, һичшиксез, үткәреләчәк. Бүген иртән мин үз почтамда гражданнарның гаризаларын күрдем, алар, борчылып, балаларын митингка алып баручыларны атаганнар, - ди Милана Скоробогатова.
Әлеге вакытта балигъ булмаган балалары митингта катнашкан ата-аналарга 12 беркетмә төзелгән инде, дип өстәде балалар омбудсмены. Әмма, аның сүзләренчә, күпчелек очракта административ эш башлау кирәк булмаячак.
"Бу - үз балалары өчен хәвефсезлек чараларын күрмәү, вазыйфаларны үтәмәү нәтиҗәсе. Ата-аналар балаларын хәвефле җиргә алып бармаска тиеш. Мин күңелсез хәлләр булмас дип уйлыйм. Төп нәтиҗә - ул ата-аналар белән сөйләшү, ситуацияне аңлату. Мондый очракларда кулланыла торган иң катгый очрак - 5.35нче мәддә буенча беркетмә төзү, ул ата-аналарның үз бурычларын тиешле дәрәҗәдә үтәмәү турында. Ул күбрәк тәкъдим характерындагы профилактик чара булып тора", - дип аңлатты ул.
Фото: echomskufa.ru
Читайте нас: