+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 гыйнвар 2021, 18:05

Башкортстанда Холокост корбаннарын искә алдылар

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Холокост корбаннары истәлегенә багышланган чарада катнашты. Очрашу Уфаның Яһүд мәдәни үзәгендә узды. Җыелучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган Холокост корбаннары һәм сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салды.

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Холокост корбаннары истәлегенә багышланган чарада катнашты. Очрашу Уфаның Яһүд мәдәни үзәгендә узды. Җыелучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган Холокост корбаннары һәм сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салды.

- Бу көннәрдә безнең ил, бөтен дөнья кебек үк, Холокост корбаннарын искә ала, - диде Константин Толкачев. - Республикада ел саен уздырыла торган “Холокост истәлегенә яктылык” мемориаль кичәләре, әхлак дәресләре, фильмнар һәм спектакльләр традицион булды. Алар безгә кешелеккә каршы булган коточкыч җинаятьләр турында искә төшерә, алар беркайчан да онытылмаячак. Безнең ил зур корбаннар бәясе белән фашизмны тар-мар итте һәм бүген, дистә еллар узгач, реваншизмга, тарихны бозарга омтылуга кискен каршы тора. Сугыш ветераннарына, блокаданы кичерүчеләргә, тыл хезмәтчәннәренә, концлагерьларның кече тоткыннарына алмашка сугыш фаҗигасен белмәгән яңа буын килде, ләкин алар безнең тарихи дөреслекне белергә тиеш.

Константин Толкачев Бөек Ватан сугышы чорында республика халкының батырлыгы, шул исәптән, 200дән артык яһүд кешесен коткарган Николай Киселев, Бухенвальдта антифашист подпольесы җитәкчеләренең берсе Бакый Нәзиров турында сөйләде.

Чара кысаларында, шулай ук, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Башкортстан митрополиясе башлыгы Никон, Уфа шәһәре һәм Башкортстан Республикасы баш раввины Дан Кричевский чыгыш ясадылар. Балалар әзерләгән “Хәтер күбәләкләре” экспозициясе оештырылды, җырлар яңгырады, театрлаштырылган тамашалар булды.

Фото: Валерий Шахов фотосы.
Читайте нас: