+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 гыйнвар 2021, 12:30

Кар астыннан чыга алмаган...

Кызганычка каршы, өлкәннәр баланы коткарырга соңга калган.

Кызганычка каршы, өлкәннәр баланы коткарырга соңга калган.

Гадәттә, бүген әти-әниләр балаларының саф һавага урамга чыкмавына, телефон, компьютер алдында көннәр буе утыруына зарлана. Ләкин кышкы көннәрдә тюбингта таудан шуу, кар өемнәрен чокып уйнау да бәхетсезлеккә китерергә мөмкин. Шушы көннәрдә Калуга өлкәсенең Леоново авылында коточкыч фаҗига булган. Анда сигез яшьлек кыз кар өеме астында калып үлгән.

Төбәк хакимиятенә сылтама белән “Вести.ру” хәбәр итүенчә, балалар урамда кардан “крепость” төзегән. 8 яшьлек кыз көрт эченә тирәнгә кереп киткән һәм кар өеме баланың өстенә ишелеп төшкән.

Өлкәннәр аңсыз хәлдә булган кызны казып алып, ашыгыч рәвештә Юхново районы үзәк дәваханәсенә алып киткән. Кызганычка каршы, соң була. Табиблар үлем очрагын теркәгән. Әлеге хәл буенча тикшерү бара.

Ел саен кыш көннәрендә әнә шундый фаҗигале хәлләр кабатланып тора. Балаларның кар өеме астында уйнавы өлкәннәр күзәтүендә булганда гына хәвефсез. Окоплар чокып, кар астына тирән керүнең куркыныч булуын балаларга алдан ук аңлатырга кирәк. Балаларыгызга игътибарлы булыгыз.

Фото: sokrovennik.ru
Читайте нас: