+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 гыйнвар 2021, 21:35

Кемнәрнең күпфатирлы йорты иң төзеге?

Башкортстанда "2020 елда күпфатирлы йортларны карап-тоту һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча иң яхшы объект" конкурсында җиңүчеләрне билгеләделәр.

Башкортстанда "2020 елда күпфатирлы йортларны карап-тоту һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча иң яхшы объект" конкурсында җиңүчеләрне билгеләделәр.

Аның нәтиҗәләре турында вице-премьер, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев оператив киңәшмәдә сөйләде.

Ел саен республика бюджетыннан конкурста җиңүчеләрне бүләкләүгә 15,9 миллион сум акча юнәлтелә. Әлеге акчаларны торак милекчеләре үз йортларын һәм якын-тирә территорияләрен арытаба төзекләндерүгә юнәлтә.

Былтыр 53 муниципалитеттан 273 гариза килгән, бу, узган елдагы белән чагыштырганда, биш тапкыр күбрәк. Аларны карау нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе барлык номинацияләр буенча 27 җиңүчене билгеләде.

Әйтик, шәһәр округлары арасында «Иң яхшы күпфатирлы йорт" номинациясендә җиңүчеләр түбәндәгеләр булды:
– 1нче урында - Уфа, Рихард Зорге урамы, 66/2;
- 2 урында - Стәрлетамак, Төзүчеләр урамы, 24;
- 3 урында - Нефтекама, Дорожная урамы, 15а.

Калган җиңүчеләр белән Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайтында таныша аласыз.

Радий Хәбиров муниципалитетларга, халыкка һәм Күпфатирлы йортлар советлары рәисләренә конкурсларда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

- Җиңүчеләрне котлыйм, - диде Башкортстан Башлыгы. – Бу - мөһим эш юнәлеше. Яңа ел шәһәрчекләренә килгәндә, кешеләр ел саен аларны ни белән шаккатырырлар икән дип көтә. Шуңа күрә, әйдәгез, 2022 елны каршылауга тагын да яхшырак әзерләник.

Фото: главарб.ру
Читайте нас: