+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 гыйнвар 2021, 11:55

Черниковканы эвакуацияләү турында ялган хәбәр таратучыны эзлиләр

Башкортстанда мессенджерларда “Уфаоргсинтез”дагы янгын аркасында Черниковканы эвакуацияләү турында фейк аудиохәбәрләр ясаучыларны эзлиләр, дип хәбәр иттеләр хокук саклау органнарында “Башинформа”га.

Башкортстанда мессенджерларда “Уфаоргсинтез”дагы янгын аркасында Черниковканы эвакуацияләү турында фейк аудиохәбәрләр ясаучыларны эзлиләр, дип хәбәр иттеләр хокук саклау органнарында “Башинформа”га.

Исегезгә төшерәбез, 25 гыйнварда “Уфаоргсинтез” заводында газ ташлау өчен ике савыт шартлады, янгын чыкты. Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча янгын сүндерелгән, аның таралу куркынычы юк. Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров сүзләренчә, эвакуация өчен нигез юк, якындагы микрорайоннарга берни дә янамый.

Фейк мәгълүматны тараткан өчен 700 мең сумга кадәр штраф һәм өч елга иректән мәхрүм итү рәвешендәге җинаять җаваплылыгы каралган.

2020 елның ноябрендә берничә сәгать дәвамында көч органнарының махсус бүлекчәләре тарафыннан Уфа моргы турында фейк урнаштырган аноним телеграм-канал авторының шәхесе ачыкланган иде.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: