-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 гыйнвар 2021, 22:00

"Жилстройсбережения" ипотека-туплау программасы ярдәмгә килә

Премьер-министр Андрей Назаров Хөкүмәт Президиумы утырышын үткәрде, анда Торак төзелеше фонды эшчәнлегенең проблемалы мәсьәләләре каралды. Ипотека кредитлары бирүне күздә тоткан "Жилстройсбережения" программасы ничек гамәлгә ашырыла? Социаль челтәрләрдә Андрей Назаров шушы мәсьәләгә карата фикерләрен белдерә.

"Хөкүмәт утырышында "Жилстройсбережения" ипотека-туплау программасы буенча фикер алыштык. Мин аның турында кайчандыр сөйләгән идем инде. Аның асылы шунда ки, дәүләт кешеләргә торак сатып алуга беренче взнос өчен җитәрлек күләмдә акча җыярга ярдәм итә.
Хәзер программага Саклык һәм Уралсиб банкларында керергә мөмкин. Тагын ике банк - "ДОМ.РФ банк" һәм "СМП Банк" күптән түгел программада катнашуга гариза бирделәр. Туплый башлау өчен гражданнарга банк-партнер бүлегенә паспорт китерү дә җитә. Шулай ук жсс-рб.рф программасының рәсми сайты аша да гариза бирергә мөмкин.
Бүгенге көнгә программада ун меңнән артык кеше катнашты. Өч меңнән артык кеше яңа фатирларга күчкән инде. Без төбәкне гади кеше өчен яшәү күзлегеннән караганда иң уңайлысы итәргә вәгъдә бирдек. Биредә һәркем ала алырлык торак төп факторларның берсе булып тора. Аннан башка тулы кыйммәтле уңайлылык турында сүз була алмый. Шуңа күрә мин сөйләгән программаны алга таба да үстерәчәкбез һәм камилләштерәчәкбез. Яшьләргә һәм балалары булган гаиләләргә аңа кушылырга тәкъдим итәм", - дип яза Андрей Назаров "Фейсбук"та.
Фото: "Фейсбук"
Читайте нас: