-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 гыйнвар 2021, 13:20

16 яшьлек кенә бит әле ул...

36 яшьлек ирне бергә яшәгән хатыны гаепли.

Уфада яшәүче хатын сөяркәсен аның 16 яшьлек кызы белән өч ай дәвамында җенси мөнәсәбәткә керүендә гаепләгән.
Хатын полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ул аның белән яшәүче 36 яшьлек ирнең берничә тапкыр аның балигъ булмаган кызы белән якын мөнәсәбәтләргә кергәнен сөйләгән. Бу хәлләр алар бергә яшәгән фатирда булган.
Шикләнелүче кешене Тикшерү комитетына китергәннәр. Хәзерге вакытта җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә. Әлеге вакытта оперативниклар килеп чыккан хәлнең барлык хәл-шартларын ачыклый.
Тикшерүчеләр әлеге хәлләрнең кызның ризалыгы белән башкарылганмы, әллә аңа карата көч кулланганмы икәнлеген дә тикшерәчәк. Ничек кенә булмасын, әлеге ирнең гаебе расланса, аңа җәза биреләчәк.
Фото: news.myseldon.com
Читайте нас в