-10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 гыйнвар 2021, 13:10

Ел ярым элек югалган...

Баймакта 62 яшьлек Тамара Дроньны (Патраеваны) эзлиләр.

Баймакта 62 яшьлек Тамара Дроньны (Патраеваны) эзлиләр.

Хатын 2019 елның 6 августыннан якыннары белән элемтәгә чыкмаган. Шул көнне ул өйдән чыгып киткән дә башкача кире кайтмаган. Әмма аның туганнары хатынны эзләүне бер көнгә дә туктатмаган. Алар бүген дә аның исән-сау булуына ышана.

Тамараның билгеләре: гадәти гәүдәле, буе - якынча 154 сантиметр, күзләре һәм чәче кара. Югалган көнне ул җиңелчә зәңгәр куртка кигән булган.

Пенсионерны эзләү белән волонтерлар да шөгыльләнә. Шулай ук, Тамара медицина ярдәменә мохтаҗ. Аңа көн дә диярлек махсус дарулар эчеп торырга кирәк.

Аның кайда булуы турында ниндидер мәгълүмат белүчеләрдән 8 (800) 700 54 52, 112 һәм 02 телефоннары аша шалтыратуны сорыйлар.

Фото: Башньюс сайтыннан
Читайте нас в