+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 гыйнвар 2021, 18:10

Кем озаграк тын алмый тора ала, имеш...

"TikTok"тагы мәгънәсез челленджда катнашу 10 яшьлек кызның үлеменә китергән. Балагызның Интернетта ниләр белән мавыгуын кызыксынып торыгыз, әти-әниләр!

"TikTok"тагы мәгънәсез челленджда катнашу 10 яшьлек кызның үлеменә китергән. Балагызның Интернетта ниләр белән мавыгуын кызыксынып торыгыз, әти-әниләр!

Италия хакимияте 10 яшьлек кызның үлеме аркасында “TikTok”ны блокка куйган. Фаҗигале хәл Палермо шәһәрендә булган. Антонелла исемле 10 яшьлек кызны якыннары аңсыз хәлдә ванна бүлмәсендә тапкан. Баланың кулында телефон булган. Бу хакта "Вести.ру" хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, ул “TikTok”та барган челленджда катнашкан. Соңыннан бертуган апасы сеңлесенең фаҗига алдыннан "Блэкаут уены"нда, ягъни озак вакыт сулыш алмый тору челленджында катнашуын әйткән.

Кызны дәваханәгә илтәләр, тик гомерен коткарып кала алмыйлар. "Реаниматологлар баланың гомерен саклап калу өчен барысын да эшләде. Алар йөрәкне эшләтеп җибәрә алды. Әмма баш мие озак вакыт кислород җитмәүдән зыян күргән. Берничә сәгатьлек комадан соң үлемен расларга туры килде", - дигән балалар реанимациясе мөдире Гаэтана Лазарро.

Соңгы вакытта TikTok һәм башка социаль челтәрләр балаларның аңын томалап алды. Ата-аналар аларны биюләр, музыка, кызыклы видеоязмалардан торган күңел ачу чарасы дип кенә кабул итә. Чынлыкта исә социаль челтәрләр әнә шундый куркыныч челлендлары белән бик хәвефле.

Үсмерләр, текә һәм “модный” булырга, яшьтәшләреннән артта калмаска омтылып, аларда катнашырга, үз-үзләрен күрсәтергә ашыга. Тик мондый гамәлләрнең бәхетсезлек белән тәмамланган очраклары артканнан-арта. Шуңа да балагызның Интернет челтәрендә нәрсә эшләве белән кызыксынып торыгыз. Мондый хәлләрне гыйбрәт итеп сөйләгез, алдан кисәтегез, әти-әниләр!

Фото:smotrim.ru
Читайте нас: