Гыйнварда “Халыкның тормыш сыйфатын күтәрү өлкәсендә Русиянең иң яхшы муниципаль берәмлеге” I Бөтенрусия конкурсына йомгак ясалды.
“Икътисадны үстерү өлкәсендә идарәнең югары сыйфаты өчен” номинациясендә Салават шәһәре җиңүче булды. Исегезгә төшерәбез: конкурсны гамәлгә куючы – “Бюджет” нәшрият йорты.
Һәр номинация өчен үз күрсәткечләре билгеләнде. Мәсәлән, “Икътисадны үстерү өлкәсендә идарә сыйфаты” номинациясе түбәндәге күрсәткечләр буенча бәяләнде:
халыкның ярлылык дәрәҗәсе (халыкның акчалата керемнәре яшәү минимумы күләменнән түбәнрәк булган өлеше);
муниципаль берәмлек территориясендә эшсезлек дәрәҗәсе;
шәһәр округының (муниципаль районның) эре, урта предприятиеләре һәм коммерциягә карамаган оешмалары хезмәткәрләренең айлык хезмәт хакы;
ОКВЭД-2 буенча оешмаларның гомум санында табышлы оешмаларның өлеше.
Фото: salavat.bashkortostan.ru