+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 гыйнвар 2021, 12:50

Тәрәзә каршында - зират....

Уфа янындагы Яңа Максимовка һәм Тимашево авылларында яшәүчеләр Төньяк зиратның чикләрен киңәйтүгә каршы.

Уфа янындагы Яңа Максимовка һәм Тимашево авылларында яшәүчеләр Төньяк зиратның чикләрен киңәйтүгә каршы.

Алар фикеренчә, яңа проект буенча йорт тәрәзәләреннән аларга кабер һәм хачларга карарга туры киләчәк. Әле зиратның мәйданы 180 гектардан артык, аңа тагын 20 өстәләчәк. Зиратның чикләре торак территорияләренә 300 метр арада булачак.

Ә менә Максимовка халкы зират урынына тау чаңгысы турында хыялланган. Аларга шуны вәгъдә иткән булганнар. Ә хәзер күңел ачу зонасы булырга тиешле тауда Төньяк зиратка юл планлаштырыла.

Зиратның күршесендә яшәүчеләрнең тагын бер ризасызлык сәбәбе - аның калкулыкта урнашуы. Агынты сулар җир асты сулары белән кушылачак. Ә алар үсемлекләргә сибү өчен файдаланыла. Әмма шәһәр хакимиятендә, хәзер Төньяк-сәнәгать зонасында территорияне межалау проекты буенча җәмәгатьчелек фикер алышулары бара, дип аңлаттылар. Җирләү өчен яңа участок Төньяк зираттан бер ярым километрда булачак.

"Документ Төньяк зиратның чикләрен киңәйтүне яисә мәйданын арттыруны күздә тотмый. Аны Тимашеводан 2,5 километр һәм Максимовка бистәсеннән 4 чакрымнан артык ераклыкта урнаштыру планлаштырыла", - ди хакимият вәкиле.

Мәрхүмнәр белән күрше булырга теләмәүчеләр әлеге проектка үз искәрмәләрен кертә ала. Тәкъдимнәр 31 гыйнварга кадәр башкала Баш архитектура бинасында кабул ителә.

фото: башньюс


Читайте нас: