+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 гыйнвар 2021, 17:35

Янә шкафтагы бала турында...

Бу юлы мондый хәл Самара өлкәсендә булган.

Күрше Самара өлкәсендәге балалар бакчаларының берсендә җәнҗал чыккан - төшке йокы алдыннан бер баланы шкафка бикләп куйганнар. Бу гамәл махсус рәвештә, шул ук балалар учреждениесендә эшләүче әнисенә йогынты ясау өчен эшләнгән.
Progorodsamara.ru басмасы язганча, Гөлмира исемле тәрбиячегә улы аша басым ясарга тырышканнар. Әлеге коточкыч очрак турында башка балаларның ата-аналары сөйләгән.
"Төшке йокы вакытында аны йокламаганы өчен яланаяк килеш, бер шортыдан гына калдырып, чишенү бүлмәсенә чыгарып утыртканнар һәм шундагы шкафка ябып куйганнар. Әнисе, аның кычкыруын ишетеп, баласы тәрбияләнгән төркемгә йөгереп кергән, ә тәрбияче телефоны аша, колакчалар (наушники) киеп, музыка тыңлап утырган булган. Гөлмирә шунда ук бакча мөдире янына менгән, ә тегесе... мондый төр тәрбия ысулларын хуплавын әйткән. Янәсе, киләчәктә бала шаярыр алдыннан ныклап уйлаячак. Югыйсә, нарасыйга бит нибары 4 яшь!" - дип сөйләгән Ольга исемле әни, мондагы хәлләргә шаккатып.
Шушы очрактан соң тәрбиячеләр күпләп эштән китә башлаган. Мөдир үзенә ошамаган хезмәткәрләрдән шулай котыла икән, дигән сүзләр дә йөри. Гөлмира үзе, башка мәгариф учреждениесенә эшкә урнаша алмам, дип, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә курыккан.
Самара мэриясе исә, әлеге мәсьәлә хәл ителде, дип белдерде. Әмма шунысы игьтибарга лаек: балалар бакчасында биш тәрбияче урынына әле нибары бер тәрбияче эшли...
"Шәһри Казан" сайтыннан алдынды.
Фото: fb.ru
Читайте нас: