-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 гыйнвар 2021, 13:40

Янә җәяүлене бәрдергәннәр...

Җәяүле тиешле булмаган урында юл аша чыккан булган.

Җәяүле тиешле булмаган урында юл аша чыккан булган.

Кичә Уфада "Renault Captur" автомобиле водителе тиешле булмаган урында юл аша чыгып баручы 51 яшьлек хатынны бәрдергән. Бу хакта мәгълүматны Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсендә сөйләделәр.

Юл-транспорт һәлакәте Октябрьнең 40 еллыгы урамында булган. Чит ил машинасы руле артында 50 яшьлек Уфа кешесе булган. Аңа ЮХХДИ хезмәткәрләре медицина тикшерүе үткәргән. Водительнең спиртлы эчемлекләр куллануы ачыкланмаган.

Авария нәтиҗәсендә җәяүле төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, аны өенә кайтарып җибәргәннәр.

ЮХХДИ хезмәткәрләре җәяүлеләрдән юлда игътибарлы булуын һәм юл кагыйдәләрен үтәвен сорый. Шулай ук, караңгы вакытта урамга чыкканда өс киемендә яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга киңәш итә.
Үз гомеребезне, үзебез саклыйк, дуслар!

Фото: Башньюс
Читайте нас: