Ырынбурда туып үскән 50 яшьлек ирне Иглин районында хөкем итәчәкләр. Ир-ат 7 ел элек иптәшен үтерүдә гаепләнә.
2014 елның 2 февралендә М5 трассасыннан ике чакрым ераклыктагы басуда Ырынбурда яшәүче 41 яшьлек ирнең гәүдәсе табылган. Экспертлар шунда ук билгеләп үткәнчә, ир-ат көч кулланып үтерелгән.
2020 елда гына тикшерүчеләр үтерүдә шикләнелүчең эзенә төшкән. Аларның игътибарын үлгән егетнең элек хөкем ителгән үги абыйсы җәлеп иткән. Ирләр бурычларын түләү өчен туган шәһәрләрендәге фатирны саткан булганнар.
Алга таба тикшерү-оператив чаралар барышында кылынган җинаятьнең шаһиты билгеләнде, ул гаепләнүчене таныды. Тупланган дәлилләр күрсәтелгәннән соң, ир кылган җинаятен таныган.
Билгеле булуынча, туганнар иптәшләре белән бергә Ырынбурдан Чиләбе өлкәсенә барган икән. Әмма юлда исерек килеш талаша башлыйлар. Шунда шикләнелүче 41 яшьлек дустын каеш белән буып үтергән һәм гәүдәсен басуга ташлаган.