+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 Января 2021, 07:50

"Әни, мин кайтырга чыгам..."

17 яшьлек кызның бу соңгы шалтыратуы була.

Добавить в предпочтительные источники Google
Салават районында Олы Устьикин авылында сәер шартларда 17 яшьлек кыз югалган. 27 гыйнвар көнне Ангелина Зиннәтуллина шугалакка киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.
- Мин аны шугалакка 2 сәгатькә җибәрдем. Кайтканда ул миңа шалтыратты һәм, әни, барысы да яхшы, мин кайтырга чыгам, диде. Бу соңгы шалтыратуы булды. Әле телефоны сүндерелгән. Ангелинаның шугалакка бармавын белдек, - ди әнисе Оксана.
Хатын әйтүенчә, аның кызы беркайчан да югалмаган, хәтта урамга йөрергә дә сирәк чыккан. Ул Ангелинаның начар компания белән элемтәгә керүе өчен борчыла.
- Барлык дусларына да шалтыраттык. Яхшыга өметләнәбез, - ди ул.
Ангелинаның билгеләре: буе - 152 сантиметр, иңнәренә кадәр төшкән кара чәчле.
Кара куртка, джинсы, башлык кигән.
Аның кайда булуын белсәгез, 89174873717, 89625415398 телефоннары буенча шалтыратыгыз.
Фото: ufa.kp.ru