+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 гыйнвар 2021, 17:57

Паспортта чибәррәк булырга ярыймы?

Паспорт көн дә алыштырып була торган әйбер түгел, шуңа да андагы фотога матур итеп төшәсебез килә, бигрәк тә безнең, хатын-кызларның. Тик менә илебездә 11 гыйнвардан Эчке эшләр министрлыгының яңа регламенты көченә кергән: паспорттагы фотоны эшкәртергә, "матурларга" ярамый.

Паспорттагы фотога бернинди үзгәртүләр дә кертергә ярамый, кеше анда ничек бар, шулай булырга тиеш, диелә регламентта. Гражданның йөзенең барлык чалымнары да төп документта чынбарлыктагы кебек чагылдырылган булуы мөһим, шуның өчен паспортка төшкән фотоны сәнгатьле эшкәртү катгый тыела.
Күзләрнең төсен үзгәртүче линзалар киеп паспортка фотога төшәргә ярамый. Әгәр дә кеше күзлек кия икән, аның кысасы артык калын, пыялалары караңгылатылган булырга тиеш түгел. Шул ук вакытта паспорттагы фото кешенең чын яшенә туры килүе зарур, яшьрәк чакта төшкән фотоңны куеп булмый.
Мәскәүдә быелгы елның дүртенче кварталында пластик карта рәвешендәге электрон паспортлар бирелә башлаячак.
Илебез буенча исә кәгазь паспортларны электрон төренә алыштыру 2024 елда планлаштырыла. Бу чара этапларга бүлеп башкарылачак. Әгәр дә кеше 45 яшькә җиткән икән, аның өчен төп документын алыштыру мәҗбүри түгел, элеккесе белән йөрсә дә ярый.

Фото: ipprof.ru
Читайте нас: