+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 гыйнвар 2021, 21:10

Яңа зират кайда төзелә?

Уфаның Орджоникидзе һәм Калинин районнарында сәнәгать зонасы территориясен межалау проекты буенча шәһәр советы игълан иткән ачык тыңлаулар турындагы мәгълүмат буенча бик күп мөрәҗәгатьләр килгән. Шәһәр халкы, нигездә, Максимовка һәм Тимаш бистәләрендә яшәүчеләр яңа зират төзү планыннан баш тартуны таләп итә. Әмма проектлана торган объектның торак секторга якынлыгы турындагы борчу нигезсез. Шундук билгеләп үтик, зиратны, чыннан да, төзү планлаштырыла, әмма ул бистәләрдән шактый ерак булачак.

Проектлау территориясенең мәйданы 645 гектар тәшкил итә, аның күпчелек өлешендә агачлар, болын, бакча участоклары, ике культ корылмасы - чиркәү һәм мәчет, урам сәүдәсе павильоннары һәм 19,6 гектар мәйданда «Төньяк-2» зираты урнашкан. Проектлау территориясендә төрле инженер челтәрләре уза.
Проектта Тимашевская урамын матәм йөрешеннән һәм Төньяк зиратка транзит агымыннан бушату өчен Бөре трактын әйләнеп узу юлы төзү каралган. Бу юлны төзү өчен «Вишня» күмәк бакчаларының ун участогын гына алырга кирәк булачак. Игътибар итәбез, элегрәк, планлаштыру проекты нигезендә, барлык участокларны алу күздә тотылган иде, әмма документлар гражданнар мәнфәгатьләрен исәпкә алып яңадан каралды.
Иң мөһиме: гамәлдәге «Төньяк» һәм «Төньяк-2» зиратларының чикләрен киңәйтү планлаштырылмый.
Яңа зират гамәлдәгесеннән 1,5 чакрым төньяктарак проектлана. Шул ук вакытта Тимаш бистәсенең торак зонасына кадәр ара 3,5 километрдан артык, Максимовка бистәсенә кадәр - 4 километрдан артык.
Яңа объектка хезмәт күрсәтү өчен кирәкле инфраструктура, җиңел автотранспорт һәм автобусларның парковка урыннары проектлана. Моннан тыш, Яңа Черкассы бистәсенә автомобиль юлыннан килү юлы да төзеләчәк.
Шулай итеп, иң мөһиме: яңа зират торак секторга таба Төньяк зиратны киңәйтми. Ул поселоклардан тагын да ераграк урнашачак.
Барлык башка сорауларга Уфаның Баш архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә җавап алырга мөмкин. Эш графигы һәм кабул итү көннәре турында түбәндәге сайтта танышырга була: https://ufacity.info/guaig/contacts.php
Фото: ufacity.info
Читайте нас: