-30 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 гыйнвар 2021, 13:40

Аякларыңны кайда сындырдың?..

Төнге клубта ни булган соң?

Уфада яшәүче 41 яшьлек хатын-кыз полиция хезмәткәрләренә аны төнлә ретро-клуб янында кыйнаулары турында хәбәр иткән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре видеокүзәтү камералары язмаларын караган.
26 гыйнварда көндез уфалы җәрәхәтләнгән аякларын дәвалау өчен шәһәр травмпунктларының берсенә мөрәҗәгать иткән. Анда аңа уң һәм сул балтырының сынуын диагнозлаганнар. Бу хәл белән полиция хезмәткәрләре кызыксынган.
Зыян күрүче хезмәткәрләргә узган төнне ире белән ретро-клубта булуын сөйләгән. Хатын сүзләренчә, төнге сәгать берләр тирәсендә ире бар стойкасы янына килә. Аның янына "ике билгесез" кеше килеп баскан. Алар, янәсе, аны урамга алып чыгып, берничә тапкыр аякларына суккан, шуннан соң кире клубка кергәннәр.
Тикшерү-оператив төркем вакыйганы тикшерү өчен төнге бинага юнәлгән. Полиция хезмәткәрләре күзәтү камераларыннан язмаларны караганнан соң, аларның зыян күрүчегә сораулары туган. Видео нигезендә, ирле-хатынлы пар, чыннан да, клубта ул төнне булган - өстәвенә, анда иртәнге сәгать бишкә кадәр диярлек утырган. Аннары алар тыныч кына бинадан чыгып китә. Шушы вакыт эчендә аларга беркем дә якын килмәгән һәм аларның беркем белән дә низаглары булмаган.
Ни өчен зыян күрүче ялганлаган һәм аяклары кайда имгәнгән - әлегә билгеле түгел. Моны хәзер полиция хезмәткәрләре тикшерә.
Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас в