Мәшһүр мотоспортчы Габдрахман Кадыйровның тууына — 80 ел.
ХХ гасырның нәкъ уртасында туган малайларның 10-12 яшьләрендә чагында илдә үрнәк алырлык, сокланырлык, горурланырлык вакыйгалар булып кына торды. 1960 елның гыйнварында командиры кече сержант Әсхәт Җиһаншин булган үзйөрешле десант баржасын йөртүчеләрнең (барлыгы 4 егет) Тын океанда давыл вакытында 49 көн ирексез йөзгәндә күрсәткән батырлыгы бөтен дөньяны таң калдырды.
1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагарин Җиһанга очты. Уфа мотоспортчылары ил һәм дөнья күләмендә бер-бер артлы җиңү яулый башлады.
Иң беренче СССР чемпионы Фәрит Шәйнуров иде. Борис Самородов, Игорь Плеханов, Юрий Дудорин шулай ук ил, Европа, дөнья чемпионатларында берничәшәр тапкыр җиңде. Бу исемнәр телләрдән дә төшмәде. (Кызганыч ки, Благовещен районының Илек авылы егете Фәрит Шәйнуров бик иртә дөнья куйды. Башкалары озын гомер кичерде, тренер буларак лаеклы алмаш әзерләде).
Һәм бу дүртәүдән 8-10 яшькә кечерәк Габдрахман Кадыйров боз юлына чыкты. Чыкты да спорт дөньясында йолдыз булып балкыды.
Башкортстанның кыскача энциклопедиясендә аның казанышлары санап үтелә. “Мотоцикл спорты буенча атказанган спорт мастеры (1966 ел). БАССРның атказанган физик культура хезмәткәре (1991). Халыкара категорияле судья (1991). Мотоциклларда узышу буенча Европаның һәм дөньяның беренче чемпионы (1964, 1966). СССРда бердәнбер 6 тапкыр дөнья чемпионы (1966, 1968, 1969, 1971, 1972, 1973). Ленинградтагы П. Ф. Лесгафт исемендәге физик культура институтын тәмамлаган (1970). 10 елдан артык СССР җыелма командасы өчен ярышларда катнашкан. “Башкортстан” командасы тренеры булып эшләгән. “Почет билгесе” ордены һәм Халыкара мотоспорт федерациясенең бронза медале белән бүләкләнгән...”
Габдрахман Кадыйров 1941 елның 27 гыйнварында Мәскәү янындагы Шатура шәһәрендә туган. Әтисе Фәйзрахман — Казаннан, әнисе Гасимә Туймазы районының Илчембәт авылыннан бирегә төзелешкә эшкә килгәннәр. Малайга ярты яшь тулып килгәндә сугыш башлана, әтисе үзе теләп фронтка китә. 1944 елда аның һәлак булуы турында кара кәгазь килә. Әмма яшь ана моңа ышанмый, шактый озын гомере буена ирен көтә. Чит якта, туганнарыннан еракта 1946 елга кадәр яши дә, биш яшьлек улын кочаклап Туймазы якларына кайта. Тәүдә туганнарында яшиләр, аннары Белорет шәһәренә күченәләр. Габдрахман шунда беренче сыйныфка укырга төшә. Әмма бик тиздән ана кешегә Уфада эш тәкъдим итәләр. Киләчәктә улының язмышын хәл итәсе данлыклы 3нче төзелеш
трестына эшкә урнаша. Шактый фәкыйрьлектә гомер кичерәләр. Габдрахман дәресләрдән соң һәркөнне әнисе янына килә, буяучы-штукатурларның кием алмаштыру бүлмәсендә утырып дәрес әзерли. Төзүчеләргә ярдәмләшә. Каникулларда шушында көченнән килгән эшләргә яллана. Бала гына булуына карамастан, үзенең гаиләдәге бердәнбер ир заты һәм әнисенең таянычы икәнлеген аңлап үсә. Тегесен-монысын сорап, әнисенә бер дә авырлык китерми.
Мәктәптәге хезмәт укытучысы балаларны агач эшләренә дә, шулай ук слесарьлыкка да: техниканың ватылган урыннарын төзәтергә, сүтеп-корырга да өйрәтә. Габдрахман бу эшләр белән аеруча нык мавыга. Унике яшьләр тирәсендә үзләре яшәгән йорт чормасында иске-москы астында тутыгып яткан бер велосипедка тап була. Күршедәге апаныкы булган икән. Шул апага ягарга утын ярып, су китереп, велосипедны төзәтеп, йөрергә рөхсәт ала. Кирәк әйберен үз көче белән эшләп табарга гадәтләнә. Шуңа да каникулларда һәрчак эшкә урнаша. “Яшь төзүче” клубында киномеханик була, яисә әнисе янында төзүчеләргә двигательләр, бетонкатнаштыргыч машиналар, краннар ремонтларга ярдәмләшә. Кыскасы, слесарьлык эшен биш бармагы кебек үзләштерә.
Беркөнне үзләренең йорт ишегалдында Николай исемле бер абзыйның бик иске мотоциклын төзәтүен күрә. Малай аңа җиң сызганып ярдәмләшергә тотына. Башка вакытта да аны юа, чистарта. Моның өчен абзый малайны мотоцикл йөртергә өйрәтә.
Габдрахман мотоцикллы булырга хыяллана. Әнисе дә каршы килми. Һәм каядыр күченеп киткән Николай абзыйның шушы иске-москысын сатып алып калалар. Аны йөртергә өйрәнү курсларында тырышып укып, имтихан биреп, кулына таныклык та ала егет. Ул вакытта спортның яңа төре булган мотоциклларда узышуда катнашу теләге белән яна. Ләкин монысы да гади генә нәрсә түгел икән. Синең тренерың, командаң, яисә кайсыдыр коллективка каравың кирәк. Егет бөтен кыюлыгын җыеп, ДОСААФ карамагындагы автомотоклубка бара. Анда эләгү гаять авыр була.
1958 елның 23 феврале. 17 яшьлек Габдрахманның боз юлындагы беренче старты. Хыяллар алга әйдәсә дә, уңышка өмет чамалы. Бөтенләй таушалып, тәгәрмәчләре шомарып беткән мотоцикл, аны йөртү тәҗрибәсе дә юк дәрәҗәсендә. Беренче тапкыр узышка чыкканнарга тренерлар да әйтеп куя: “Урын өчен көрәшмәгез, дистанциядән чыкмавыгыз да сезнең өчен җиңү”.
Тәүге уңышсыз ярыштан соң Габдрахман Юрий Дудорин тирәсендә еш күренә. Аның һәр хәрәкәтен, мотоциклын ничек көйләвен күзәтә. “Мине үзегезгә укучы итеп алмассыз микән?”— ди кыенсынып кына. “Нәрсә, чемпион буласың киләме? Булдыралмассың, буең бәләкәй!” — дип шаяртса да Дудорин, бераз уйланып торганнан соң егеткә аның кул астында шөгыльләнергә рөхсәт итә. Күп нәрсәгә ул аңардан өйрәнә. Укытучысы, иптәшләре, танышлары, гомумән, аңа өмет белән караучылар алдында Габдрахман үзен ничек тә танытасы килә. Һәм туа андый көн. Мотокросста 3нче төзелеш тресты исеменнән укытучысы белән бергә катнашып, БАССР Югары Советы Президиумы призына лаек була алар.
Һәм шуннан башлана да инде Габдрахман Кадыйровның йолдызлы сәгате. Шулай да 1964 елда СССР чемпионы булгач, моны очраклы хәл дип саныйлар, чөнки өч ел рәттән ил күләмендә беренчелекне бирмәгән Борис Самородов быел да чемпион булыр дип фаразлыйлар. “Европа чемпионаты күрсәтер әле кемнең нәрсәгә сәләтле икәнен”, — диләр. Кадыйров Европа чемпионатында катнашучылар исемлегенә кер-телмәгән була, әлбәттә. Ул ил күләмендә җиңгәч кенә исемлек үзгәртелә.
Шул ук 1964 елда үткәрелгән беренче Европа чемпионатында бозда узышу буенча җиде ил арасында өч уфалы Башкортстанны дөньяга билгеле итә. Беренче урында, ягъни чемпион — Габдрахман Кадыйров, икенче — Вячеслав Дубинин, өченче Юрий Дудорин була. Икенче елны шулай ук Европа күләмендәге ярышларда Габдрахман икенче урын ала. Беренчедә — Борис Самородов.
1966 елда унике илдән җыелган уналты мотоузышчы арасында беренче тапкыр дөнья чемпионаты оештырыла. Аның алдыннан гына “СССРның атказанган спорт мастеры” исеме алу Габдрахманга өстәмә ышаныч һәм дәрт өсти. Нәтиҗәдә, бәхет янә аңа елмая. Ул — беренче дөнья чемпионы! Һәм шуннан соң 1973 елга кадәр тагын биш тапкыр дөнья чемпионы исемен яулый. Ә аларның һәр-берсе тырышлык, хезмәт, күнегүләр белән генә түгел, күңел кичерешләре, уйланулар, хис аша да яуланган бит.
Спортның бу төрендә тәҗрибәле иптәшләре, әле һаман ышанмыйчарак карап, кәефен төшергәләсәләр дә, ул үзен һөнәргә, күнекмәләргә өйрәткән остазлары белән һәрвакыт җылы һәм дустанә мөнәсәбәттә кала. 1970 елда дөнья чемпионатында икенче урынга калгач, үзенең җиңелүе өчен түгел, ә беренче урынны ватандашыбыз алмаганга кайгыра һәм бик авыр кичерә. Ул елны Ленинград физик культура институтында соңгы имтиханнар тапшыру да егетнең мәшәкатен арттыра. Ярышларда башкача катнашмаска микән әллә, дигән уйлар да башына килә хәтта. Әмма мотоциклын күрүгә йөрәгендә янә ярыш уты кабынып, катгый карарга килә: юк, әле сине ташларга иртәрәк икән. Шушы карары аны өч ел рәттән янә дөнья чемпионы ясый.
Үзе ярышларда катнашу белән беррәттән, яшь спортчыларны әзерләүгә дә күп көч сала Габдрахман Фәйзрахман улы. СССР җыелма командасында өлкән тренер булып эшли. Соңрак Уфадагы “Башкирия” командасына җитәкчелек иткәндә яшьләр белән ихлас шөгыльләнә. Үзеннән соң килгән буын белән дә республикабыз данын яклауга ирешә.
Габдрахман Кадыйровның 1982 елда Башкорт дәүләт филармониясенә администратор булып эшкә урнашуына кешеләр гаҗәпләнгән кебек иде. Ә төптәнрәк уйлаганда, данлыклы мотоспортчыбыз бәләкәйдән үк һәм гомер буена җыр-моңга гашыйк булган. Эстрадабызның булачак йолдызы Нәзифә Әмирова (хәзер — Кадыйрова) белән гаилә корып, Гүзәл исемле кыз үстерделәр. Габдрахман Фәйзрахман улы 1993 елның 31 июлендә нибары 52 яшендә кинәт арабыздан китте. Кызлары Гүзәл дә, ике баласын ятим итеп, бик иртә вафат булды.
90нчы елларда республикабызда мотоспорт сүнебрәк калган иде. 2000 елда Габдрахман Кадыйров исемендәге мотоспорт клубы оештырылды һәм якташларыбыз боз юлындагы данлы традицияләрне яңартырга кереште. Г. Кадыйровның рекордын 38 елдан соң аның исемендәге мотоклуб әгъзасы Николай Красников яңартты.
Фәния Габидуллина,
Фәрит Фаткуллин.