+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 гыйнвар 2021, 15:10

Коронавирус белән чирләдеңме?

Табиблар белдерүенчә, моны өч билге буенча ачыклап була.

Табиблар белдерүенчә, моны өч билге буенча ачыклап була.

Кешеләр еш кына коронавирус инфекциясеннән савыкканнан соң гына дәваханәгә мөрәҗәгать итә. ToDay News Ufa хәбәр итүенчә, табиблар пациентларда “постковид синдромы”ның, яки “озакка сузылган коронавирус”ның еш күзәтелүен билгели.

Алар авырып савыкканнан соң берничә ай дәвамында еш кына хәлсезлек, уңайсызлык тоя. Кайберәүләр коронавирус кичерүләрен нәкъ шушы "постковид синдром"ыннан гына белә.

Белгечләр раславынча, коронавирус белән авырып савыккан пациентларда аның өч билгесе ачык чагылырга мөмкин: миалгия (мускуллар авыртуы), артралгия (буыннар сызлау ) һәм һава җитмәү. Сулыш алу белән проблемалар вирусның мускул җепселләрен зарарлавы һәм үпкәләр фиброзы аркасында килеп чыга. Бу билгеләр үзен берничә ай дәвамында сиздерергә мөмкин.

Фото:prizyv.ru
Читайте нас: