Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 гыйнвар 2021, 23:20

Профсоюзлар хезмәт кешесе яклы

Бүген Профсоюзлар йортында Башкортстанның профсоюз хезмәткәрләрен һәм профактивистларны бүләкләү тантанасы узды.

Бүген Профсоюзлар йортында Башкортстанның профсоюз хезмәткәрләрен һәм профактивистларны бүләкләү тантанасы узды.
Уңышлары һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен алар үз адресларына күп ихлас сүзләр ишетте.
Тантаналы чарада Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары, Дәүләт җыелышында “Бердәм Русия” фракциясе җитәкчесе Рөстәм Ишмөхәммәтов, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, шулай ук хезмәт коллективлары вәкилләре һәм профактивистлар катнашты.
Профсоюз хезмәткәрләрен бүләкләү республика профсоюзлары федерациясе гимны белән ачылды, бу чарага аерым бер тантана рухы һәм әһәмиятлелек рухы бирде.
Башкортстанның Профсоюзлар федерациясе рәисе Гүзәл Мирошниченко, кунакларны сәламләп, профсоюз хезмәткәрләре эшенең җәмгыять тормышында зур әһәмиятен билгеләде.
– Республиканың профсоюз активы – күп социаль проектларга ярдәм күрсәтүче, социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салуда мөһим роль уйнаучы һәм республикада социаль-икътисади тотрыклылык тәэмин итүче ныклы иҗади көч ул. Бу залда утыручыларның барысы да безнең хезмәт кешеләренең язмышы өчен горурлык, хәстәрлек һәм җаваплылык тоя, – диде Гүзәл Мирошниченко.
Республиканың алдынгы профсоюз хезмәткәрләренә чара кунаклары тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Алар Гүзәл Мирошниченко белән бергә бүләкләр тапшырды.
Иллегә якын профсоюз хезмәткәре һәм активистлар Башкортстан Башлыгының, республика Хөкүмәтенең, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының, Дәүләт җыелышы-Корылтайның, Русия Бәйсез профсоюзлар федерациясенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Фото: Башкортстанның профсоюзлар федерациясе
Читайте нас в