+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 гыйнвар 2021, 19:35

Башкорт ырулары съездлары Борайда башланды

Беренче очрашу бүген Борай районында узды. Борай авылында «Ырыуҙар ағасы» Бөтенрусия фольклор фестивале һәм Башкорт тарихы елы кысаларында Елдәк нәселе съезды старт алды.

Беренче очрашу бүген Борай районында узды. Борай авылында «Ырыуҙар ағасы» Бөтенрусия фольклор фестивале һәм Башкорт тарихы елы кысаларында Елдәк нәселе съезды старт алды.

Беренче җеынга 45 делегат – Борай, Благовещен, Дүртөйле, Илеш, Нуриман, Чакмагыш һәм Караидел районнарыннан килгән вәкилләр җыелды. Чарада шулай ук экспертлар, тарихчылар һәм туган якны өйрәнүчеләр дә катнашты.

Башкорт ыруы съезды театрлаштырылган пролог белән башланып китте, анда башкорт нәселләренең килеп чыгышы, тарихи вакыйгалар тасвирланды, башкорт халкына күп күренекле шәхесләр бүләк иткән нәселнең танылган вәкилләре билгеләп үтелде. Алар арасында ике тапкыр Советлар Союзы Герое, легендар хәрби очучы Муса Гәрәев, тел белгече Касыйм Әхмәров, шагыйрь Мәлих Харис, генетик Эльза Хөснетдинова һәм башкалар бар.

Җыелучыларны Борай районы хакимите башлыгы Рушан Гәрәев, Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе Галим Якупов, язучы-сатирик Марсель Сәлимов сәламләделәр.

- Без республика дәрәҗәсендәге башкорт нәселе съездының нәкъ менә безнең районда башлануына шат. Борай авылы - Елдәк ыруы вәкилләренең яшәү үзәкләренең берсе, аларның нәсел билгесе район гербында да чагылыш тапкан. Безнең районда профессор Касыйм Әхмәров кебек танылган нәсел вәкилләре туган. Барыгызны да Борай җирендә күрүемә шатбыз, - диде Рушан Гәрәев.

Программа кысаларында Илеш, Чакмагыш, Нуриман, Караидел һәм Борай районнары вәкилләре тырышлыгы белән милли костюмнар һәм декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырылды.

Киләсе җыен Аскын районында узачак.

Фото: Башинформ
Читайте нас: