+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 гыйнвар 2021, 19:40

“Күпме көтәргә була?..”

“Уфа шәһәренең 252нче балалар бакчасы файдалануга кайчан тапшырылачак? Барысы да балалар өчен дибез... Инде бер ел көтәбез”, — дип язган Уфадан Ирина Исламова.

“Уфа шәһәренең 252нче балалар бакчасы файдалануга кайчан тапшырылачак? Барысы да балалар өчен дибез... Инде бер ел көтәбез”, — дип язган Уфадан Ирина Исламова.
“Без шулай ук 252нче балалар бакчасында белем бирү процессы башлана алмавына борчылабыз. Район һәм шәһәр хакимиятләре бу процессны тизләтү өчен кулдан килгәннең барысын да эшли, әмма билгеле бер сроклар һәм кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Техник яктан балалар бакчасы тулысынча әзер. 2020 елның маенда техник ачылыштан соң, күзәтчелек органнары, тикшерү үткәреп, нормативлар буенча кайбер закон бозу очракларын ачыклады. Әйтик, тәрәзә­ләрдәге пыяла пакетларны утка чыдамга алыштырырга, янгынга каршы нормалар нигезен­дә ишек уемнарын киңәй­тергә һәм башкаларны эшләргә кирәк иде. Моннан тыш, бинаны төзү барышында төзелеш проектын үзгәртергә мәҗ­бүр бул­ганнар. Төзе­леш тәмамланганнан соң, аны файдалануга тапшыру өчен рөхсәт документларын туры китерергә кирәк булган.
25 гыйнварда 252нче балалар бакчасында республиканың Төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитетының махсус комиссиясе тик­шерү үткәрә, ул техник регла­ментларның һәм проект документ­ларының таләпләргә туры килүе турында бәяләмә бирергә тиеш. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөрергә тиешле ата-аналарга Дим районы хакимиятенең мәгариф бүлеге районның башка балалар бакчаларына йөрергә тәкъдим итте. Һәм күпләр бу тәкъдимнән файдаланды. Рөхсәт документлары әзер булуга, балаларны автоматик рәвештә яңа балалар бакчасына күчерәчәкләр. Бу хакта ата-аналарга алдан хәбәр ителәчәк. Хөрмәт белән, Уфаның Дим районы хаки­миятенең мәгариф бүлеге белгече Екатерина Вагина”.
“Уфа — Яңавыл” трассасы кардан чистартылмый. Дува­нәй — Бөре юлы буенча хәрәкәт итү мөмкин түгел. Бу юлларны кайчан чистарта башларлар? Ял көннәрендә гел шулай булачакмы?” — дип кызыксына Салават Әхмәт­җанов.
“Юлларны көн саен, кирәк булган саен чистарталар. Кабат подрядчыларга Уфа — Бөре — Яңавыл юлын чистартырга кушачакбыз. Юлда барганда кыенлыкларга очрасагыз, шулай ук республика Юл хуҗалыгы идарә­сенең тәүлек буе эшли торган диспетчер хезмәтенә 8-927-955-11-00 номеры буенча мөрә­җәгать итә аласыз”, — дип җавап биргән Юл хуҗалыгы идарәсенең җәмәгатьчелек белән элемтә секторы мөдире Альбина Гыйльмиянова.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Читайте нас: