Русиядә "Интернет-коммуникацияләр лидерлары" конкурсы старт алды.
Бөтен ил буйлап интернетта механиканы һәм тормыш кагыйдәләрен аңлаучы көчле digital-белгечләр эзлиләр. Барлык теләүчеләр катнаша ала, иң мөһиме - 18 яшьтән өлкәнрәк Русия гражданы булу.
Теркәлү инде башланган һәм агымдагы елның 26 февраленә кадәр Русия интернет-лидерлары сайтында дәвам итәчәк. Конкурска интернет-коммуникацияләр өлкәсендә яңа эш башлаучы белгечләрне, контент-менеджерлар, аналитиклар, блогерлар, экспертлар, санлы мәгълүмат проектлары җитәкчеләрен һәм башка профессионалларны көтәләр.
Конкурста җиңүчеләр илнең әйдәп баручы интернет-экспертлары һәм остазларында стажировка узачак. Әмма иң мөһиме - алар Мәскәү дәүләт университеты базасында идарә һәм санлы компетенцияләрне үстерүнең белем бирү программасы буенча бөтенләй бушка укый алачак.
Конкурска теркәлүне түбәндәге сайтта үтәргә кирәк: https://лидерыинтернета.рф/
Барлык сораулар белән Башкортстан Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәсе начальнигы урынбасары Салават Гариповка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Аның телефоны 8-987-588-41-88.
Фото: Башинформ агентлыгы