+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 гыйнвар 2021, 13:50

Октябрьскийда автобус белән КамАЗ бәрелешкән

Өч кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Өч кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Бүген иртән иртүк Октябрьскийда коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган, анда өч кеше зыян күргән. “ПАЗ” маркалы шәхси маршрут автобусы белән “КамАЗ” йөк автомобиле бәрелешү турында мәгълүмат Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсенә килгән. Урынга 15 коткаручы һәм 6 махсус техника чыккан.

Оператив мәгълүматларга караганда, авария Ленин проспектында 51/2 йорты янында булган. Вакыйга вакытында автобуста 10 кеше булган, алар арасында балалар булмаган.

Ленин проспектында 49 яшьлек "ПАЗ" автобусын йөртүче кар җыючы "КамАЗ" йөк машинасы белән бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә медицина ярдәме сорап җиде кеше мөрәҗәгать иткән, шул исәптән 17 яшьлек егет, - дип шәрехләделәр ведомствода.

Фото: Башинформ
Читайте нас: