+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 гыйнвар 2021, 19:30

"Салют" кайчан төзелеп бетәр?

“Салют” тернәкләндерү үзәге һәм 252нче балалар бакчасы төзелешенә бәйле күптән борчыган сорауга җавапны уфалылар “Инцидент” системасы ярдәмендә тапкан.

“Салют” тернәкләндерү үзәге һәм 252нче балалар бакчасы төзелешенә бәйле күптән борчыган сорауга җавапны уфалылар “Инцидент” системасы ярдәмендә тапкан.

“Уфада урнашкан “Салют” лагере урынында мөмкинлек­ләре чикле балалар өчен тернәкләндерү үзәге төзелеше ничек бара? Көз көне үк ачылырга тиеш иде кебек... Уфада гарип бала белән тәүлек буе була ала торган бер генә үзәк тә юк! Барлык дүрт үзәк тә көндезге! Күмертауга 350 километр ераклыкка йөрер­гәме?” дип ачыргаланып язган социаль челтәрләрдә Альмира исемле ханым.

Аның мөрәҗәгатен “Инцидент” системасы эләктереп алган. Ул аны тиешле адреска юнәлткән. Һәм менә бу хатка түбәндәге эчтәлекле җавап алынган:

“Баш­каланың Киров районында мөмкин­лекләре чикле балалар һәм үсмер­ләр өчен республика тернәк­ләндерү һәм белем бирү үзәген капиталь ремонтлау һәм төзү дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, төзү-монтаж эшләре узган елда башланган иде. Бу проектның ничек тормышка ашырылачагы һәм бүгенге көндә нинди төзелеш-монтаж эшләре башкарылуы турындагы мәгълү­матны без капиталь төзелеш идарәсендә ачыкларбыз. Җавапны соңрак бирәчәкбез”, — дигән төзелеш һәм архитектура министры­ның матбугат секретаре Лия Гобәй­дуллина

Читайте нас: