+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 февраль 2021, 16:15

40 балыкчының гомере кыл өстендә...

Ярдан аерылган боз балыкчыларны диңгезгә алып киткән.

Ярдан аерылган боз балыкчыларны диңгезгә алып киткән.

Сахалинда ярдан аерылган боз 40 балыкчыны диңгезгә алып киткән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

"Сахалинда диңгез буенда балыкчыларны коткару операциясе бара. Охотское диңгезендә көчле дулкын булу сәбәпле, боз чатнап, зур ярык барлыкка килгән. Кышкы ялны яратучыларны хәвеф турында кисәтүгә карамастан, алар балык тотарга чыккан. Нәтиҗәдә, 40ка якын кеше боз мәйданында ярдан аерылып калган", - диелә хәбәрдә.

Гадәттән тыш хәл Сахалин өлкәсе хөкүмәтенең контроленә алынган. Яр буена оператив рәвештә коткаручылар килгән. Шулай ук вакыйга урынында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ерак Көнчыгыш буенча төбәк эзләү-коткару отряды коткаручылары, Сахалин өлкәсенең янгынга каршы хезмәт идарәсе, шулай ук муниципаль хакимият һәм полиция хезмәткәрләре эшли. Коткару операциясенә 22 кеше һәм 14 берәмлек техника - автотранспорт, кар чаналары, резина көймәләр җәлеп ителгән.

Кешеләр урнашкан боз мәйданы тотрыклы кала. Аңа җимерелү янамый, дип хәбәр итә ТАСС.

Фото:aif.ru
Читайте нас: