+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 февраль 2021, 14:55

Алкогольгә дәүләт монополиясе кайтачакмы?

Парламентарийлар спиртлы эчемлекләр базарын тагын да ачыграк һәм хәвефсезрәк итәргә омтыла.

Парламентарийлар спиртлы эчемлекләр базарын тагын да ачыграк һәм хәвефсезрәк итәргә омтыла.

Закон чыгаручылар тырышлыгы белән хокукый яссылыкта алкогольне законсыз җитештерүчеләргә салым салынмаган акчалар алу мөмкинлеге бирә торган юллар елдан-ел кими бара. Депутатлар һәм сенаторлар язгы сессиядә спиртлы эчемлекләр җитештерү һәм җайга салу турындагы законга элегрәк кабул ителгән җитди төзәтмәләргә өстәмә рәвештә, каты хәмер өчен пыяла савытлар базарында тәртип урнаштырырга, ә түбән градуслы сыраны ваклап сатуны ЕГАИС системасында катгый контрольгә алырга һәм исәпкә куярга ниятли.
Шулай ук сыра җитештерүчеләр реестрын булдыру һәм төбәкләргә дәүләт мәгълүмат системасында теркәлгән аракы әйләнешен генә түгел, законсыз җитештерелә торган хәмерне дә контрольдә тоту хокукы бирү күздә тотыла.

Эчәләр дә үләләр

Көмешкәне СССРда хәтта шәхси файдалану өчен куу да гаеп саналган: 1948 елдан сату максатыннан башка көмешкә куган өчен бер елдан ике елга кадәр рәшәткә артына озатканнар. Хәзерге Русиядә Сталин чорының бу искелек калдыгы гамәлдән чыгарылган — самогон аппаратлары махсус кибетләрдә иркен сатыла, ә участок инспекторы көмешкәчеләрне борчымый.
Әмма бу хәзер барысы да мөмкин дигәнне аңлатмый: сәнәгать күләмендә югары градуслы эчемлек җитештерү элеккечә тыела. Ә Иркутскидагы фаҗига белән бәйле рәвештә “шәхси файдалану өчен” лимитлар бөтенләй юкка чыгарылган. Исегезгә төшерәбез, 2016 елның декабрендә йөздән артык иркутскилы “Боярышник” төнәтмәсе белән агуланды. Рәсми мәгълүматлар буенча, 76 кеше һәлак булды, әмма бу күңелсез статистика моның белән генә тукталмады: илнең башка почмакларында да шундый ук очраклар теркәлде.
Кайнар эзләрдән закон чыгаручылар былтыр 1 гыйнвардан көченә кергән көмешкә куу турында закон кабул итте. Бу яңалык, аерым алганда, “өй алкоголе” җитештерүчеләрен контрольдә тотуны катгыйлаштыра: элегрәк аларга лицензиясез 4000 декалитрга кадәр эчемлек куарга мөмкинлек бирелсә, хәзер нибары 200 генә.
Бүген Русия Җинаять кодексының 171 мәддәсе буенча көнкүрештә көмешкә куу кагыйдәләрен бозган өчен штраф 300 мең сумга яки ике елдагы уртача керемгә җитәргә мөмкин. Аерым очраклар өчен 480 сәгатькә кадәр холык төзәтү эшләре яки алты айга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Дәүләт монополиясен кайтарырга кирәкме?

Куәтле спирт сатуга дәүләт монополиясе әллә ни мәгънәсез идея түгел, бүген ул кайбер югары үсеш алган илләрдә дә кулланыла. Аракыны бары тик дәүләт кибетендә генә сатып алу Швециядә генә түгел, Финляндиядә, Норвегиядә һәм Канадада да кертелгән. Моны җайга салуның төп өстенлеге — алкоголь базарында бернинди анархия дә булмаячак, чөнки барысы да дәүләт контролендә.
Сер түгел, бүгенге көндә алкогольнең бик күп өлеше — кайбер экспертлар 25 процент турында белдерә — бу контрафакт. Бу бюджет алып бетермәгән бик күп акча, әмма монда, нигездә, безнең гражданнарның сәламәтлеге борчылу тудыра.
Русиядә алкогольле продукция җитештерүне һәм сатуны контрольдә тотуны көчәйтә торган законнар ел саен барлыкка килә, әмма элеккечә җинаятьчеләр үз файдасына бора алган мөмкинлекләр дә кала. Спирт һәм аракы җитештерүгә дәүләт монополиясе барысын да урыннарына куяр иде, дип саный сенатор Сергей Рябухин.
Ул 18 ел элек Исәп палатасында эшләгәндә Хөкүмәткә мөрәҗәгать иткәнлеген искә төшерә. Әмма ул вакыт төрле сәбәпләр аркасында аңлау тапмаган. “Дәүләт монополиясен кертү суррогат ясаучы һәм казнага салымнар түләмәүче аракы мафиясенә җитди һөҗүм булыр иде. Бу халык сәламәтлегенә генә түгел, илнең финанс-бюджет системасына да зыян китерә”, — дип белдерә сенатор.
Сергей Рябухин сүзләренә караганда, “идея күптән һавада асылынып тора", ул чынга ашсын өчен хөкүмәтнең сәяси ихтыяры гына кирәк.

Сыра сату да контрольгә алыначак

Сенаторлар, шулай ук, Алкогольле һәм спиртлы продукцияне исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган системасына (ЕГАИС) сыраны ваклап сатуны да кертергә тәкъдим итә. Хәзер мондый закон проекты Дәүләт думасы каравында, һәм сенаторлар үз төзәтмәләрен әзерләгән дә инде.
Шулай ук алар сыра һәм сыра продукциясе җитештерүчеләр һәм дистрибьюторлар реестрын булдыру зарур дип саный, чөнки Русиядә бу тармак лицензияләнми. "Бәлки, бу өлкә өчен лицензияләү артыктыр, ә менә җитештерүчеләр һәм дистрибьюторларның реестрын алып бару бик файдалы инструмент булырга мөмкин, шул исәптән сыра продукциясе сыйфатын контрольдә тоту өчен дә”, — дип нәтиҗә ясый сенаторлар.

Фото:
fotostrana.ru


Читайте нас: