+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 февраль 2021, 12:35

Беренче пиманы төркиләр кигән

Ерак бабаларыбыз сарык йоныннан аяк киеме җитештерүне әле 1,5 мең ел элек үк үзләштергән

Ерак бабаларыбыз сарык йоныннан аяк киеме җитештерүне әле 1,5 мең ел элек үк үзләштергән
Пима Русия халыклары арасында үзенчәлекле аяк киеме буларак киң таралган. Аны хәтта җылы якта яшәүче­ләр дә яратып кия. Йоннан басылган аяк киеменең сәламәтлек өчен файдасы зур. Чит ил кешеләре аны әлегә кадәр Русиядә яшәүчеләр өчен генә хас атрибут буларак кабул итә иде. Пиманы урысларның милли киеме итеп күрүчеләр дә бар.
Сарык йоныннан эшләнгән аяк киеме турында беренче мәгълүматлар Помпей шәһәрендәге археологик казынуларда телгә алына. Ә инде Алтайдагы курганнарны өйрәнгәндә табылган басылган йон эшлән­мәләрне галимнәр безнең эрага кадәр IV гасырдагы предмет буларак билгели.
Пиманы татарлар киез итек дип тә йөртә. Әмма аны урыс халкы уйлап тапкан дигән фикер дөреслеккә туры килми. Тарихчылар беренче пиманы бик борынгы заманнарда күченеп йөрүче, дөнья көтүче төркиләр кигән, дигән фикердә.
Аерым тарихи чыганаклар буенча, 1,5 мең еллар элек, Евразиядә күчмә тормыш белән яшәүче төркиләр сарык йоныннан шулай үзләренә аяк киеме әзерләгән. Борынгы язмаларда ул “пима” сүзе белән сакланып калган. Русиядә әлеге аяк киемен XVIII гасырда Мышкин шәһәрендә җитештерә башлыйлар. Әйткәндәй, 2000 елда биредә борынгы аяк киеме тарихы белән бәйле музей да ачыла.
Авылда һаман да пиманы аяктан төшермиләр. Әлбәттә, крестьян тормышында ул әле дә көзге салкыннан алып, язгы сулар ага башлаганчы ышанычлы, җылы аяк киеме буларак саклана. Ихтимал, урта буын вәкилләре дә элегрәк авылда пиманың кыш көне төп аяк киеме булганын онытмагандыр әле. Кайчан гына киез итекләр гаиләдәге хәлле тормыш билгесе буларак кабул ителә иде. Аны саклык белән, төбен тиз туздырмаслык итеп кияргә тырыша идек. Бәләкәй­рәкләр кышын уйнарга чыкканда аны башка туганнары белән алышып та кия иде. Чөнки, ишле гаиләләр өчен берничә пар киез итек сатып алу яисә бастыру шактый гына чыгымлы булды.
Русиядә пима төрле төбәктә төрле исем белән йөртелә. Түбән Новгородта аны “чесанка”, “каштанка” дип атасалар, Тамбов һәм Тверь якларында яшәүчеләрдә ул “валенцы” буларак билгеле. Ә Себер халкының күпчелеге аны һаман да “пима” дип йөртә.
Авылда картларның еш кабатлый торган һәм үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып әйткән сүзләре хәтердә калган. Имеш тә, әгәр бала ким дигәндә 10 яшькә кадәр кышын пима киеп йөрсә, үсә төшкәч, ул бертөрле чиргә дә бирешмәячәк. Аларның хаклы булуы бәхәсләшергә урын калдырмый. Киез итекнең кеше сәламәтлегенә ни дәрәҗәдә файдалы булуына берничә мисал:
* Табигый сарык йоныннан басылган пима дымны йота, парга әйләндерә һәм бер үк вакытта үзе коры килеш кала. Салкын тигәндә фәкать коры җылы аяк киеме кию зарур ителә;
* Сарык йоны дәвалау үзенчәлегенә ия – тән яраларын һәм сынган урыннарны савыктырырга, ялкынсыну процессына каршы торырга ярдәм итә;
* Коры йон җылысы нерв киеренкелеген йомшарта;
* Пиманы яланаяк кигәндә массаж эффекты барлыкка килә һәм йон аякка һәм табаннарга кадалып, дәвалау үзенчәлеге бирә. Аяклар “шаулаганда” яисә арыганлык хисе туганда да пиманы яланаяк кияргә киңәш ителә.
* Болардан тыш, Русиянең Медицина фәннәре академиясе галимнәре бәян итүенчә, йоннан эшләнгән, басылган аяк киеме кан тамырларын киңәйтергә булышлык итә, кан әйләнешен яхшыртып, ир-егетләрнең потенциясен күтәрүгә уңай йогынты ясый.
Русия салкыннарында, әлбәттә, пиманы алыштырырдай аяк киеме күп түгел. Булган хәлдә дә алар сарык йоны нигезендә, яисә ясалма тире кулланылып тегелгән була. Әйткәндәй, Бөек Ватан сугышы елларында салкында Совет солдатларының пима белән тәэмин ителүе дә вермахт пехотасын тар-мар итүдә мөһим роль уйнады, ди тарихчылар.
Кызганыч хәл, пима басу осталары хәзер авылда да юк диярлек. Әлбәттә, бу хәл крестьян хуҗалыкларында сарык кимүгә бәйле түгел. Сарык йонын кырку, эшкәртү дә “кара эш”ләрдән санала. Авыр хезмәт осталык та таләп итә. Пима басучылар элек тә һәр авылда бармак белән генә санарлык булды. Аның каравы, һәр гаиләдә әти кеше ир балаларын пима төпләргә, кирәк урыннарына ямау салырга өйрәтә иде. Шуңа да, киез итекләрне берничә кыш тузмаслык итеп, саклап кына кияргә тырышу да гаҗәп түгел.
Хәзер авылда да, шәһәрдә дә киез итек сатып алу проблема тудырмый. Төрле үлчәмлесен, бизәклесен сайлап алырга була. Кайчандыр шәһәр сәүдә нокталарында Туймазыда, Казанда, Чиләбедә җитештерелгәне үзара көндәшлек итә иде. Башкортстанда Татарстанның Кукмара районы пимачылары да осталыгы белән танылу алды. Әмма хәзер киез итеккә ихтыяҗ зур түгел. Шәһәрдә аны киеп йөрү дә уңайсыз.
Шулай да, татар халкының борынгы тормышыннан сакланып килгән һәм гасырлар дәвамында хезмәт иткән милли аяк киеменең тарихи предмет булып кына калуына юл куймасак иде.
Алик ЗАРЕМИН.
Фотолар ачык Интернет челтәреннән алынды.
Читайте нас: