-19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 февраль 2021, 11:50

Февральнең беренче атнасы нинди булачак?

Февральнең беренче атнасындагы һава торышы Башкортстанга җылы һава массалары килү белән билгеләнәчәк.

Февральнең беренче атнасындагы һава торышы Башкортстанга җылы һава массалары килү белән билгеләнәчәк.

Федераль метеосайтлар мәгълүматлары буенча, 1-6 февральдә республиканың үзәк районнарында көндез Цельсий буенча 2 градуска кадәр җылытачак, бары чәршәмбе көнне генә салкынайтырга мөмкин. Төнлә термометр баганасы -12дән 0га кадәр күрсәтәчәк, бу бозлавык барлыкка килү ихтималын арттыра. Кар явачак һәм көчле җил секундына 17 метрга җитәргә мөмкин. Мондый һава торышы кышның өченче ае башында безнең төбәк өчен хас түгел һәм тулаем алганда мартның беренче яртысындагы климат нормасына туры килә.

Фаразлар буенча, җылы һава фронты Башкортстаннан февральнең икенче атнасы башына китәчәк. 7 февральдән Уфада уртача салкын көннәр башлана. Көндез урамда минус 10нан бераз югарырак, төнлә - 5-7 градуска салкынрак булачак. Мондый һава торышы республикада соңгы кыш аеның уртасына кадәр сакланачак.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас в