+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 февраль 2021, 18:00

Кеше машинасының "башына" җиткән...

Башкортстанда 17 яшьлек егет, төн уртасында маҗара эзләп, руль артына утырган.

Башкортстанда 17 яшьлек егет, төн уртасында маҗара эзләп, руль артына утырган.

31 гыйнварда Мәчетле районының Әбдрәхим авылында яшәүче 17 яшьлек егет юл һәлакәтенә очраган. Бу кичне үсмер дусларында кунакта булган. Төн уртасында аның карлы юллардан машинада җилдерәсе килә.

Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, үсмер 26 яшьлек таныш кызның “Рено Логан” автомобиле ачкычын рөхсәтсез алып, юлга чыккан. Ләкин ерак китә алмаган – җиде чакрым ераклыкта юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Машина әйләнеп, кюветка очкан, ә балигъ булмаган егет юл-транспорт һаләкәте урынын ташлап киткән.

"Шикләнелүче гаебен таныды. Автомобиль яңадан тергезелерлек түгел", — дип ачыклык кертеләр төбәкнең Эчке эшләр министрлыгында.

Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото:bashinform.ru
Читайте нас: