+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 февраль 2021, 12:20

Озак яшәргә хыялланган

Борис Ельцинның тууына – 90 ел.

Борис Ельцинның тууына – 90 ел.

Русиянең беренче Президенты Борис Ельцин озак яшәргә хыялланган: 90га, хәтта 100 яшькә кадәр.
Бу хакта журналистларга дәүләтнең элекке башлыгы ярдәмчесе Владимир Шевченко сөйләде.
"Аның зур хыялы бар иде: 90 яшькә кадәр, ә бәлки 100 яшькә кадәр яшәү, әмма барып чыкмады, сәламәтлеге какшау мөмкинлек бирмәде", - дигән ярдәмче. Аның сүзләрен РИА "Новости" бәян итте.
Шевченко Ельцин белән, булачак президент Мәскәүгә күченгәннән соң ук, 17 ел дәвамында бергә эшләде.
Шевченко сөйләгәнчә, элекке Президент үзен тулысынча эшкә биргән, аның төп бурычы – үткәннәрдән котылу, матур киләчәккә омтылу булган.
2021 елның 1 февралендә Ельцинга 90 яшь тулган булыр иде. 1999 ел ахырында Борис Ельцин үзе теләп властьтан китте, вәкаләтләрен ул чактагы Премьер-министр Владимир Путинга тапшырды.
Борис Ельцин 2007 елның апрелендә 77 яшендә вафат булды.

Фото:РИА Новости.
Читайте нас: