-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 февраль 2021, 14:30

"Аңламый да калдык..."

Кичә Уфада пассажир ташучы автобус катнашлыгында авария теркәлгән. Ике кеше зыян күргән.

Кичә Уфада пассажир ташучы автобус катнашлыгында авария теркәлгән. Ике кеше зыян күргән.

Кичә Башкортстан башкаласында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Анда 270нче маршрут буенча баручы "ГАЗель" микроавтобусы һәм "Toyota Corolla" җиңел машинасы бәрелешкәннәр. Бу хакта ЮХХДИ хезмәткәрләре хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте Әй һәм Киров урамнары чатында теркәлгән. Һәлакәттә 53 яшьлек микроавтобус йөртүчесе гаепле булган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 17 һәм 21 яшьлек автобус пассажирлары зыян күргән. Аларга табиблар ярдәме кирәк булган. Авария сәбәпләре ачыклана. 21 яшьлек пассажир билгеләвенчә, авариянең ничек килеп чыкканлыгын ул аңламый да калган.

Синоптиклар белдерүенчә, бүген Башкортстанда көчле кар, буран, юлларда бозлавык көтелә. Шул уңайдан ЮХХДИ хезмәткәрләре водительләрдән игътибарлы булуын һәм юл кагыйдәләрен үтәвен сорый.

Фото: bash.news сайтыннан
Читайте нас: