-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 февраль 2021, 00:00

Кемпинглар һәм глэмпинглар булачак

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Президиумы утырышында республика бюджетыннан "Янгантау" геопаркы" фән, мәгариф, экология, мәдәният һәм туризм үзәге автономияле коммерциячел булмаган оешмасына субсидия биру тәртибе расланды.

Хәзерге вакытта «Янгантау» геопаркы" территориясендә Мәчетле авылындагы геолог йорты белән "Алтын кадак" геология музее, Яңа Каратаулы авылындагы ярминкә мәйданы булган "Кәрвансарай " этнография комплексы, "Салават ере" тарихи-туристик комплекс өчен проект-смета документациясен эшләү эшләре бара.
– Без шулай ук Башкортстан Республикасы бюджетыннан юридик берәмлекләргә һәм шәхси эшкуарларга кемпинглар һәм глэмпинглар төзүгә һәм үстерүгә субсидия формасында грантлар биру проектын әзерләдек, - дип билгеләде Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Салават Нәфыйков. - Бу Юрүзән һәм Әй елгалары буйлап йөзү маршрутларында глэмпинглар булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
- Минемчә, "Янгантау" геопаркы" фән, мәгариф, экология, мәдәният һәм туризм үзәген булдыру Башкортстанда туризмны яңа дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирәчәк, - диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
Фото: мк.ру
Читайте нас в