+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 февраль 2021, 13:30

Малай магнитлар йоткан...

Рентген 11 яшьлек баланың юка эчәклегендә дүрт магнит шары барлыгын күрсәткән.

Рентген 11 яшьлек баланың юка эчәклегендә дүрт магнит шары барлыгын күрсәткән.

Мәскәү өлкәсендә табиблар магнит шарчыкларын йоткан 11 яшьлек баланың гомерен саклап калган. Бу хакта Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән “Известия” басмасы яза.

Баланы дәваханәгә эч авырту һәм косу билгеләре белән китергәннәр. Рентген малайның юка эчәклегендә дүрт магнит шары булуын, аларның үзара ябышуын, эчәклекнең стеналарын зарарлавын күрсәткән. Коломенское үзәк дәваханәсе хирурглары, операция ясап, баланың эченнән ят предметларны алганнар. Биредә эшләүче хирурглар практикасында бу инде дүртенче очрак икән.

“Әгәр бала бер шарчык йотса, бу алай ук куркыныч түгел. Алар ике һәм аннан да күбрәк булса, бер-берсе белән ябышалар һәм эчәклек стенасына зыян китерәләр, эчәклектә перитонит башлана”, - дип сөйләгән балалар хирургы Дмитрий Матюшенко.

Табиб белдерүенчә, ашказанына магнитлар эләккәндә беренче симптомнар азык-төлек белән агулануны хәтерләтә. Хирург эч авырту белән бәйле нинди генә авыру булганда да, баланы шунда ук дәваханәгә алып барырга киңәш итә.

Белгечләр ата-аналарга балалар өчен уенчыклар сайлауга җаваплылык белән карарга кирәклеген искәртә. 11 яшьлек пациент уйнаган башваткыч – неокуб нәкъ менә шундый магнитлардан торган.
Әти-әниләр, балаларга уенчыклар сатып алганда аеруча игътибарлы булыгыз. Балагызның гомерен куркыныч астына куючы әйберләрдән сак булыгыз!

Фото: sokrovennik.ru
Читайте нас: