+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 февраль 2021, 13:45

"Бер атнадан артык эзлибез...

Башкортстан башкаласында серле рәвештә 85 яшьлек Сәвия Мусина юкка чыккан.

Башкортстан башкаласында серле рәвештә 85 яшьлек Сәвия Мусина юкка чыккан.

Пенсионер хатынны 25 гыйнвардан башлап эзлиләр.

Аның билгеләре: буе - 150 сантиметр, гәүдәсе ябык, күзләре зәңгәр төстә. Югалган көнне ул соры төстәге куртка, шәл һәм пима кигән булган. Аның туганнары белдерүенчә, пенсионерга медицина ярдәме кирәк. Ул көн дә диярлек махсус дарулар эчеп торырга тиеш.

Хәбәрсез югалган пенсионерның якыннары үзләренә урын таба алмый. Беренче көннәрне алар аны үзләре генә эзләсә, бүген ярдәмгә урындагы волонтерлар да килгән, алар эзләү белән шөгыльләнә.

Пенсионерның туганнары сүзләренә караганда, хатынның башкача якыннары юк. Алар хатынның кайда булуы турында ниндидер мәгълүмат белүчеләрдән 8 (800) 700 54 52, 8 (986) 099 70 92, 112 яки 02 номерларына шалтыратуны сорый.

Фото: bash.news сайтыннан
Читайте нас: