-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 февраль 2021, 21:46

"Шүлгәнташ"ка яңа исем бирелерме?

Бөтендөнья башкортлары корылтае "Шүлгәнташ" дәүләт табигать биосфера тыюлыгына галим Александр Рюмин исемен бирү буенча фикер алышу оештырды.

Бөтендөнья башкортлары корылтае "Шүлгәнташ" дәүләт табигать биосфера тыюлыгына галим Александр Рюмин исемен бирү буенча фикер алышу оештырды.

Бу башлангыч Русия Табигатьтән файдалану министрлыгыннан килде һәм тыюлык җитәкчелеге аны фикер алышу өчен киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте.
Әлеге башлангычны хуплаган галим-экспертлар фикеренчә, Рюмин исеме мәңгеләштерелергә тиеш. Русия Фәннәр академиясенең Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры Айбулат Псянчин, Башкортстан Республикасының күчемсез мәдәни мирас объектларын саклау һәм куллану буенча фәнни-җитештерү үзәге директоры Данир Гайнуллин, шулай ук берничә эксперт та мәгарәдә рәсемнәрне беренче тапкыр ачучы турындагы истәлекне саклауның төрле форматларын тәкъдим итә.

"Шүлгәнташ" дәүләт табигать биосфера тыюлыгы директоры Михаил Косарев ассызыклаганча, галим исемен мәгарәнең үзенә түгел, федераль учреждение буларак, тыюлыкка бирергә тәкъдим ителә. Шул ук вакытта ул җәмәгатьчелектән кире элемтә алырга кирәк булган вакытны билгеләде. Бу - 22 февраль. Ягъни, бу көнгә кадәр һәркем тыюлыкка Рюмин исемен бирүгә кагылышлы тавыш бирә ала.

Тавыш бирү өчен сылтама: https://vk.com/public140304465.
Галимнәр һәм җәмәгатьчелек вәкилләренең фикерләрен тыңлап, Бөтендөнья башкортлары корылтае Александр Рюмин исемен мәңгеләштерү башлангычын хупларга, Шүлгәнташ мәгарәсен ачучы галимнең истәлеген мәңгеләштерүнең берничә альтернатив вариантын эшләргә тәкъдим итәргә булган. Мәсәлән, фикер алышу барышында тыюлык территориясендә төзелгән музейга, мәгарә залларының берсенә Рюмин исемен бирү һәм башкалар тәкъдим ителде. Бөтендөнья башкортлары корылтае бу мәсьәләне контрольдә тота һәм ситуацияне күзәтеп торачак.

Фото: "ВКонтакте"


Читайте нас: