Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 февраль 2021, 11:55

“Сугыш – хатын-кыз эше түгел”, дисәләр дә...

Фотожурналист Әгъләм Зараевның шәхси архивыннан.

Фотожурналист Әгъләм Зараевның шәхси архивыннан.

Бөек Ватан сугышында катнашкан гүзәл затлар. 70-80нче елларда аларның күбесе сау-сәламәт, кайберләре эшләп тә йөри иде әле. Уфага тантаналы чараларга еш чакырылалар иде. Яшәгән урыннарында да алар балалар һәм яшьләр белән әледән-әле очраштылар.

Сезнең игътибарга тәкъдим ителүче фотоларның берсе 1978 елның 4 мартында төшерелгән. Сулдан уңга – Мария Викторова, Галия Байкова, Рәйсә Хәйруллина, Фәүзия Әбүбәкерова, Антонина Литвинова һәм Анна Хәсәнова Уфаның 114нче урта мәктәбенең Хәрби Дан музеенда.
Мария Сергеевна Викторова 1922 елда Уфада туган. Сугышка 1942 елда алынып, 1945 елның октябренә кадәр хезмәт итә. Сталинград өчен алышларда прожекторчы буларак катнаша, арытаба Байкал аръягы фронты яугирләре белән берлектә япон империалистларына каршы көрәшә. “Сталинградны обороналаган өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан соң Республика психиатрия дәваханәсенең беренче категорияле табиб-лаборанты булып эшли.
Галия Газиз кызы Байкованың хәрби юлы да Мария ахирәтенеке белән нык охшаш: прожекторчы буларак шул ук Сталинград фронты, шул ук Совет Поляр түгәрәге һәм Байкал аръягы фронты. 1945 елның октябренә кадәр сузылган хәрби хезмәт. Шундый ук медальләр.
Бөек Җиңүдән соң бөтен тормышын медицинага багышлый. Уфадагы 3нче балалар стоматология дәваханәсенең баш табиб урынбасары була. “Сәламәтлек саклау отличнигы” дигән мактаулы исем йөртә.
Илеш районының Илеш авылында 1922 елда туган Рәйсә Лотфулла кызы Хәйруллина да хәрби форманы 20 яшендә кия. Һава киңлекләрен күзәтүче һәм андагы хәлләр турында тиешле урынга җиткерүче кече сержант буларак, Сталинградтан тыш, Белоруссияне һәм Польшаны азат итү алышларында да катнаша.
“Башбытремстрой” трестында бухгалтер булып эшләп, лаеклы ялга чыга.
Фәүзия Әхмәтсәгыйть кызы Әбүбәке­рова­ның да фронт юллары, алдарак телгә алынган өч ахирәтенеке кебек үк, 1942 елның маенда башлана һәм шундый ук эшләр башкара. “Сталинградны обороналаган өчен” медале белән бүләкләнә. Хәрби формасын 1945 елның июлендә сала.
Республикабызга әйләнеп кайткач, җитәкче вазыйфаларга сайлана. КПССның Балтач һәм Федоровка райкомнары секретаре, Башпотребсоюз рәисе урынбасары булып эшли. Хезмәт Кызыл Байрагы (ике тапкыр) һәм “Почет билгесе” орденнары белән бүләкләнә. РСФСРның персональ пенсионеры буларак лаеклы ялга чыга.
Антонина Ивановна Литвинова Сталинград, Украина, Польша аша Берлинга кадәр барып җитә. Безнең гаскәрләр Германия башкаласына һөҗүм иткәндә дошманның күзен көчле прожекторлар белән чагылдыруда тәвәккәллек һәм осталык күрсәтә. Солдат киемен 1945 елның августында гына салырга туры килә аңа. Озак еллар Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе сәүдә бүлегенең өлкән товароведы булып эшли.
Гвардия медицина старшинасы, санинструктор Анна Васильевна Хәсәнованың яу юллары да Литвинованыкына охшаш, медальләре дә аныкы кебек үк: “Батырлык өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен”, “Сталинградны обороналаган өчен”, “Берлинны алган өчен”. Болар янына Уфа моторлар төзү производство берләшмәсендә диспетчер булып эшләгәндә алганнары да өстәлә.
Бу фотоларның икенчесен Әгъләм Зараев 1984 елның 1 июнендә төшергән. Сугыш һәм хезмәт ветераны Сәгыйдә Мирзаһит кызы Маликова – яшь якташлары белән табигать кочагында.
Илеш районының Базытамак авылы кызы Сәгыйдә фронтка шулай ук үз теләге белән китә. Зенит-артиллерия полкында приборчы булып хезмәт итә. Тәүдә 62нче армия, аннары аерым Приморье армиясе составында бик күп шәһәрләрне, авылларны фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша.
Сугыштан соң туган авылы урта мәктә­бендә математикадан һәм урыс теленнән укыта. Берничә җәмәгать эше алып бара, яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә аеруча күп көч сала. Аның күкрәген сугыштагы батырлыклары һәм педагогик хезмәттәге уңышлары өчен лаек бул­ган медальләр бизи иде.
Фотожурналист ветеран белән бергә кадрга эләккән яшьләрнең, ягъни ХХII партсъезд исемендәге колхоз эшчәннәренең исем-фамилияләрен дә язып куйган. Сулдан уңга – Венера Әхмәтҗанова, Айрат Мөхәммәт­җанов, Мөндилә Билалова һәм Кәүсәрия Фәтхлисламова.

Фәрит Фаткуллин.
Читайте нас в