+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 февраль 2021, 14:15

Уфада кар ничек чистартыла?

Шәһәрнең торак-коммуналь хезмәтләре тарафыннан кар чистарту буенча “Карлы Уфа” интерактив картасында калдырылган халыкның гаризаларын эшкәртү буенча актив эш алып барыла.

Шәһәрнең торак-коммуналь хезмәтләре тарафыннан кар чистарту буенча “Карлы Уфа” интерактив картасында калдырылган халыкның гаризаларын эшкәртү буенча актив эш алып барыла.

Исегезгә төшерәбез, карта узган атнада эшләтеп җибәрелгән иде. 27 гыйнвардан 3 февральгә кадәр башкалада яшәүчеләр 1500дән артык гариза калдырган. Аларның һәркайсы, проблемалы участокның үзенчәлеген һәм аның урынын исәпкә алып, индивидуаль рәвештә карала. Мөрәҗәгатьләр нигездә юлларны, кварталара юлларны, тротуарларны, тукталыш павильоннарын һәм ишегалларын чистартуга кагыла.

Бүгенге көндә шәһәр хезмәтләре тарафыннан гаризаларның яртысыннан артыгы оператив эшкәртелгән, ә калганнары карау һәм ябылу стадиясендә. Эш тәүлек буе бара.

Халык әлеге сервистан актив файдалана, шулай ук мөрәҗәгатьләрне җыюның сыйфатын һәм тиз арада эшләүне билгеләп үтәләр.

- Өченче көн заявканы хакимият сайтында калдырдык, ә бүген бу урында ике трактор эшли, ә машиналар янында эшчеләр көрәк белән чистарта, - дип уртаклашты социаль челтәрләрдә Уфада яшәүче бер хатын-кыз.

Исегезгә төшерәбез, “Карлы Уфа” интерактив картасына сылтама башкала муниципалитеты сайтының төп битендә “Карта” бүлегендә урнаштырылган. Шәһәр халкы ишегалды территорияләрендә дә, урам-юл челтәренең юл өлешләрендә чистартылмаган кар турында үз гаризаларын калдыра ала.

Фото: ufacity.info
Читайте нас: