+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 февраль 2021, 13:20

Депутатлар тикшерү үткәрәчәк

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев кушуы буенча депутатлар төркеме "Инҗәр тешчекләре" янындагы урманны кисү проблемасын хәл итү өчен Белорет районына юнәләчәк.

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев кушуы буенча депутатлар төркеме "Инҗәр тешчекләре" янындагы урманны кисү проблемасын хәл итү өчен Белорет районына юнәләчәк.

- Популяр туристик урында - "Инҗәр тешчекләре" янында, безнең төбәкнең энҗе бөртегендә урман кисү зур резонанс тудырды, - дип шәрехләде әлеге хәлне Константин Толкачев. - 13 гектарга якын урман киселде.

"Инҗәр тешчекләре" республикадан читтә дә билгеле. Алар хикмәтле кыялар белән генә түгел, үзләренең ландшафты, кул тимәгән экосистемасы белән дә үзенчәлекле. Монда утилитар алымны кулланырга ярамый. Бу гади делянка түгел. Барысын да ачыкларга, кызыксынучы барлык яклар - халык, урманчылар, урындагы хакимият, туриндустрия вәкилләре белән очрашулар уздырырга кирәк.

Урманны кисүнең ни дәрәҗәдә максатка ярашлы булуын, республика моннан отачакмы һәм нәтиҗәләр нинди булачагын билгеләргә кирәк.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: