+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 февраль 2021, 11:45

Фотохәбәрче Әгъләм Зараевның шәхси архивыннан

Хөрмәтле дуслар, совет чорын искә алыйк әле. Сезнең игътибарга 1982 елның 22 маенда “Кызыл таң” гәзитендә басылган бер фотосурәтне тәкъдим итәбез.

Хөрмәтле дуслар, совет чорын искә алыйк әле. Сезнең игътибарга 1982 елның 22 маенда “Кызыл таң” гәзитендә басылган бер фотосурәтне тәкъдим итәбез.

“Дүртөйле районы БАССРның 50 еллыгы исемендәге колхоз терлекчеләре СССР төзелүнең 60 еллыгы хөрмәтенә җәелдерелгән социалистик ярышка лаеклы өлеш кертергә омтыла. Хуҗалык дәүләткә сөт сатуның беренче квартал планын үтәде.

1нче Исмаел сөтчелек фермасы коллективы аеруча тырышлык күрсәтә. Биредә 4 айда һәр сыердан 1275 килограмм сөт савып алынды. Әле көндәлек савым – 14,8 килограмм. Савучыларның социалистик ярышын Хәнүзә Шакирова җитәкли”, дип язган гәзитебез.

Фотохәбәрче Әгъләм Зараев төшергән сурәттә - 1нче Исмаел сөтчелек фермасының сыер саву операторлары Фәнирә Салих кызы Галләмова, Халидә Харрас кызы Гыйльманова, Хәнүзә Мөхәммәт кызы Шакирова һәм Фәһия Гыйлемхан кызы Гыйззәтуллина.

Әгъләм Зараев фотосы.
Читайте нас: