+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 февраль 2021, 23:40

Иҗтимагый палата вәкилләре митингларда катнашучылар белән очрашты

Төбәк Иҗтимагый палатасы аппаратында гыйнвар митингларында катнашкан республика халкы белән очрашу оештырылды.

Төбәк Иҗтимагый палатасы аппаратында гыйнвар митингларында катнашкан республика халкы белән очрашу оештырылды.
"Түгәрәк өстәл"дә катнашучылар арасында студентлар, табиблар, бизнесменнар, җәмәгать эшлеклеләре, митингларга чыгучылар, шулай ук блогерлар бар иде. Барлыгы 30дан артык кеше җыелды. Моннан тыш, халык Youtube каналында туры трансляция чатларында сораулар бирә алды.
Кешеләр митингларга чыгу сәбәпләре турында сөйләде. Шулай итеп, элекке эшкуар Александр Федотов Навальныйны яклап түгел, ә власть һәм кешеләр арасында диалог юк, шуның өчен митингка чыккан, ә Гөлнара Маннапова билгеләп үткәнчә, пандемия вакытында кешеләр эшсез, акчасыз калган. "БашРТС"тан җылылык тарифлары белән канәгатьсезлек белдерелде. Шулай ук халык ни өчен митингларда катнашучылар белән кырыс мөгамәлә кылулары, бу көнне концертлар оештырылуы, митингларда катнашу өчен студентларны уку йортыннан куып чыгару куркынычы турындагы мәсьәләне күтәрүләре турында сорады. Катнашучылар халык һәм власть арасында барлыкка килгән вакуум, яшьләргә перспективалар булмау, тормышның түбән дәрәҗәдә булуы, коррупция турында әйтте, бу темалар буенча фикер алышу өчен Иҗтимагый палата тарафыннан "түгәрәк өстәл"ләр оештыру кирәклеге турында сөйләделәр.
Палата җитәкчесе Ростислав Морзагулов, очрашу форматын кабатларга һәм трансформацияләргә кирәк, диде.
"Миндә моңа кадәр беркем дә кешеләр белән сөйләшмәгән кебек тәэсир калды, ә бүген әйтергә теләгән һәркем үз фикерен әйтте, - дип йомгаклады ул очрашуны. - Аралашу конструктив булды, кешеләр бары тик үзләренең канәгатьсезлеген белдерми, алар, чынлыкта, абсолют аңлаешлы проблемалары булган кешеләр. Еш кына теге яки бу хәлдәге гаделсезлеккә конкрет сорау белән.
Әйе, җәмгыятьтә күп гаделсезлек бар, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен күпсанлы бозулар бар. Шуңа күрә боларның барысын да ачыкларга кирәк. Һәм шул вакытта барысы да яхшы булачак. Әкрен генә җәмгыять белән бу диалогны башлыйбыз. Безнең палата уставында шундый бурыч язылган. Без, әлбәттә, власть түгел, без - иҗтимагый орган. Халыкның безнең алга куйган конкрет сорауларын без кабул иттек һәм аларны үтәячәкбез".
Фото: "Башинформ".
Читайте нас: