+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 февраль 2021, 00:15

“Шәһәр мохите” проекты югары дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла

Башкортстанда "Бердәм Русия"нең "Шәһәр мохите" федераль партия проекты кысаларында объектлар мониторингы узды. Ул Уфа шәһәреннән башланды.

Башкортстанда "Бердәм Русия"нең "Шәһәр мохите" федераль партия проекты кысаларында объектлар мониторингы узды. Ул Уфа шәһәреннән башланды.
"Без "Шәһәр мохите" партия проекты объектлары буенча йөреп чыктык. Беренче чиратта, ишегалларының нинди хәлдә булуына карыйбыз. Шулай ук федераль һәм төбәк бюджет ресурслары кертелгән объектларның республика халкы өчен үтемлелеге мәсьәләсе дә борчыды. Ишегалларында кар чистартылган, объектларга керү мөмкинлеге бар, һәм аларның барысы да техник яктан яхшы торышта, - дип билгеләп үтте "Шәһәр мохите" проектының төбәк координаторы Елена Родина.
Шулай ук комиссия «Волна» скверында да булды. Паркны реконструкцияләү дүрт этапта уза. Территорияне төзекләндерү эшләрен бу ел ахырына төгәлләргә җыеналар.
«2020 елда «Волна» паркын реконструкцияләүнең өченче этабы тәмамланды. Спорт мәйданчыгын урнаштыру, территорияне киртәләү һәм яшелләндерү эшләре башкарылды. Бүгенге көндә реконструкциянең соңгы этабы буенча төзелеш эшләре актив алып барыла. Шулай ук паркның ике күле буенча да ландшафт эше булачак. 2020 елда планны арттырып үтәдек: 5200 йортны төзекләндерү буенча җәмәгать эшләрен башкарырга кирәк иде, ә 5900 йорт төзекләндерелде”, - дип йомгаклады “Шәһәр мохите” проектының федераль координаторы Павел Качкаев.
Аннары объектларны карау Чакмагыш районында дәвам итте. Биредә ике катлы йортларга реконструкция ясалган, видеокүзәтү камералары урнаштырылган, шулай ук Тынычлык урамы аллеясендә ял итү өчен эскәмияләр һәм яктырткычлар куелган. Төзелеш һәм Кыр урамнары ишегалларында балалар мәйданчыклары урнаштырылган. Районның барлык авылларында контейнерлар белән җиһазландырылган чүп-чар җыю мәйданчыклары булдырылган. Чакмагыш елгасы яр буен төзекләндерү эшләре төгәлләнгән.
Фото: "Бердәм Русия".
Читайте нас: