+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 февраль 2021, 16:06

Унбиш яшьтән - ир куенында?

Балтач районында яшәүче укучы бала моны яшерми дә.

Балтач районында яшәүче укучы бала моны яшерми дә.

Балтач районында 15 яшьлек укучы бала биредә яшәүче җинаятьче белән берничә тапкыр интим элемтәдә булуын таный. Бу хакта «КП-Уфа»ның хокук саклау органнарында үз чыганагы хәбәр иткән.

Кыз балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор белән 2 февральдә әңгәмә вакытында 34 яшьлек ир белән актив җенси тормыш алып баруы турында сөйләгән. Мәктәп укучысы сүзләренә караганда, якынлык «ике якның да ризалыгы буенча» булган.

Полиция хезмәткәрләре әлеге ирдән сорау алган, ул 15 яшьлек укучы сөйләгәннәрне раслаган. Ир "Уналты яшькә җитмәгән зат белән җенси мөнәсәбәткә керү" турындагы мәддә буенча эш фигуранты булырга мөмкин.

Элегрәк укучының бу партнеры талау, аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү һәм торакка үтеп кергән өчен берничә тапкыр җавапка тарттырылган булган.

Игътибар!
16 яшь яисә аннан да яшьрәк аналардан туган балаларның егермедән берсенең генә акыл үсеше нормаль.

Иртә җенси элемтәләр гомум гомер озынлыгына йогынты ясый, дип раслый галимнәр. 16-18 яшькә кадәр өйләнешкән кешеләр уртача 50-55 ел яши, ә 23-25 яшьтә өйләнешкән кешеләрнең уртача гомер озынлыгы - 75-80 ел.

Моннан тыш, секска ирекле караш һәм җенси мөнәсәбәтләргә иртәрәк керү җенси юл белән бирелә торган авырулар санының артуына китерә.

Сафлык, гыйффәт кадере турында гапь сату монда урынлы да түгелдер инде...

Фото:fb.ru


Читайте нас: