+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 февраль 2021, 18:47

11 ирнең башына җиткән

53 яшен тутырган хатын үз гомерендә 11 тапкыр кияүгә чыккан, тик ирләренең берсе дә аның белән озак яши алмаган, бер-бер артлы вафат булганнар. Урыс халкы мондый хатыннарны "кара тол" ди. Тик менә бу тарихта 11 ир-егетнең бер-бер артлы үлеп китүендә ниндидер мистик көчләр гаепле булмаган.

Әлеге шаккатыргыч хәл Кубаньдә теркәлгән, тик аның хакта белү республикабыз ир-егетләренә дә артык булмас, чөнки заманы шундый: җинаятьчел максат белән кияүгә чыгучы гүзәл затлардан ерак йөрү кирәк, андыйлар һәркайда бар.
53 яшьлек ханым, әйтүебезчә, кияүгә чыгарга яраткан, тик ирләрен озак яшәтмәгән. Аларның сөюен һәм ышанычын яулагач, күчемсез милеген үз исеменә яздырган һәм бераздан бахырларны теге дөньяга озаткан. Баю өчен ханым ялгыз һәм фатиры, йорты, җир участогы булган ир-егетләрне эзләгән. Бу эштә аңа кызы зур ярдәм күрсәткән. Җиде ел эчендә 11 ир-егетнең милегенә хуҗа булган алар.
Фатирлы ялгыз ир-егетләрне тиз арада табуда әниле-кызлы җинаятьчеләргә 57 яшьлек риелтор ярдәм иткән. Яшенә, сәламәтлегенә һәм спиртлы эчемлекләр белән дус булу-булмавына карап, юньсез хатыннар фатир хуҗаларыннан котылу юлын сайлаган. Җәмгысе җинаятьчеләр 21,7 миллион сумга кесәсен калынайткан. Тик менә эзләренә полиция төшеп, өчесен дә кулга алганнар.

Фото: kubnews.ru
Читайте нас: