“Инцидент” системасы ярдәмендә бу мөрәҗәгатькә бәйле дә тулы ачыклык кертелде.
Республика белән идарә итү үзәге (ЦУР) Башкортстанда узган елның 19 ноябрендә эшли башлады. “Ул инде күп мәгълүмат эшкәртә”, — дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 28 гыйнварда Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында.
— Минем һәр гамәлем кешеләргә ярдәм итү теләге белән сугарылган, — дип билгеләп үтте ул. — Шул ук максат белән ил Президенты указы нигезендә без Республика белән идарә итү үзәген (ЦУР) булдырдык. Бөтен Башкортстанның ничек яшәвен онлайн-режимда күрү өчен бердәм санлы платформада мәгълүмати һәм икътисади аналитиканы, социаль коммуникацияләр мониторингын берләштерделәр. ЦУР инде бик зур мәгълүмат агымнарын эшкәртә һәм һәр сан, һәр мөрәҗәгать артында без кешеләрнең проблемаларын күрәбез һәм аларны кичекмәстән хәл итәргә тырышабыз.
Хәзерге вакытта Республика йорты янында идарә итү үзәге өчен бина төзелеше актив бара. “Бу безгә әлеге юнәлештә эшне тагын да көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк”, — диде республика җитәкчесе.
Республика җитәкчесенең социаль челтәрләрдәге битендә халык бик күп мөрәҗәгатьләр калдыра. Аларның һәрберсен “Инцидент” системасы теркәп бара.
“Салаватта кайчан яңа ясле ачылыр икән? — дип кызыксына шушы шәһәрдә яшәүче Елена Самородова. — Ата-аналарның балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә була алуына чикләүләр бетерелдеме әле?”
“Хәзерге вакытта балалар белем бирү оешмасына керер алдыннан каралган медицина тикшеренүе уза. 8 февральдә алар 36нчы балалар бакчасына йөри башлаячак”, — дип җавап биргән Салават шәһәре хакимиятенең Мәгариф идарәсе җитәкчесе Марина Вишева.
“Башкортстан Республикасында “Югары әзерлек” режимы гамәлдә кала. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә карантин чаралары, шул исәптән бинага үтүне чикләүне дә кертеп, дәвам итә. Балалар бакчалары һәм мәктәпләр covid-19 таралуын булдырмас өчен санитар-эпидемиологик таләпләр нигезендә имин эш режимын тәэмин итәләр. Вакытлы чикләү чараларына аңлап каравыгызны сорыйбыз”, — дип җавап биргән Еленаның икенче соравына республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Алинә Галина.
Резеда ФАЗЫЛОВА.