+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 февраль 2021, 22:15

Балыкчы нәселе җыены үтте

Бүген Аскын районының Урмияз авылында Башкорт тарихы елы, Бөтенрусия “Шәҗәрә” мәдәни-агарту проекты кысаларында Балыкчы нәселе җыелды.

Бүген Аскын районының Урмияз авылында Башкорт тарихы елы, Бөтенрусия “Шәҗәрә” мәдәни-агарту проекты кысаларында Балыкчы нәселе җыелды.
Кунакларны икмәк-тоз белән “Хатирә” фольклор коллективы каршы алды. Уникаль этнографик материаллар, көнкүреш әйберләре – барысы да Балыкчы нәселенең тарихи үзенчәлеген чагылдырды.
Үзләренең шәҗәрә тарихы белән Наил Хәйруллин, Әнзирә Ногъманова, Фәнизә Сәлимгәрәева һәм Камилә Сәлмәнова таныштырдылар.
Бәйрәмне Балыкчы нәселенең килеп чыгышы хакындагы театрлаштырылган пролог ачты. Аны режиссер Редик Ганеев оста оештырган.
Съездда бу нәселнең Аскын һәм Караидел районы вәкилләре, экспертлар, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр катнашты.
Фото: Аскын районы хакимияте
Читайте нас: