+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 февраль 2021, 16:40

Каравылчы кертмәгән...

Йөкле хатын перинаталь үзәк капкасы алдында бала тудырган.

Йөкле хатын перинаталь үзәк капкасы алдында бала тудырган.

4 февраль төнендә Ленинград өлкәсенең Гатчина шәһәрендә йөкле хатын бала тудыру йорты янында бала тапкан. Бу хакта “Вести FM” хәбәр итә.
Бу хәл Гатчинаның яңа перинаталь үзәге сакчысы аркасында килеп чыккан. Төнге берләр тирәсендә ире йөкле хатынын машинада перинаталь үзәкнең төп керү юлына алып килә. Инструкция буенча төнлә бу капка ябылырга тиеш, шуңа да каравылчы аларга тәүлек әйләнәсенә ачык булган икенче капкага барырга куша. Әлбәттә, барырлар иде дә соң, тик хатынның шул вакытта көчле тулгагы башлана... Ә каравылчының үз туксаны туксан!
Бәхеткә, перинаталь үзәккә каршы гына ашыгыч ярдәм станциясе урнашкан була. Бичара хатынга биредә дежурда булган табиблар ярдәм итә. Ярый әле, ашыгыч ярдәм фельдшерларының берсе белеме буенча акушер булып чыга. Алар үз машиналарында хатынны бала таптыра, аның улы туа.
Бу вакыйганың шаһиты булган берәү социаль челтәрләрдә болай язган: “Төнлә бу очракны үз күзләрем белән күрдем. Бик куркыныч хәл... Төнге бердә, буранда, перинаталь үзәк капкасы янында бу хатын 5-7 минут ярдәм сорап кычкырды. Соңыннан 2 фельдшер йөгереп килеп, аны машинага алып киттеләр".
Әлеге очрак буенча төбәктә тикшерү башланган. Барлык шартлар да ачыкланганнан соң, карар кабул ителәчәк.

Фото:medvestnik.ru
Читайте нас: