Күптән түгел билгеле журналист Шәйхел Вахитовның тууына 100 тулды.
Шәйхелислам Габади улы Вахитов (1921 ел, 5 гыйнвар – 1999 ел, 10 октябрь) Бөре өязенең Илеш волосте Иске Күктау авылында туган. Югары Яркәйдә урта мәктәп (1939), Казан юридик мәктәбен (1946-48), читтән торып Бөтенсоюз юридик институтын (1950-55) тәмамлаган. 1935 елдан “Яшь төзүче” гәзитендә хәбәрче булып эшли. 1939-40 елларда Тыпый тулы булмаган урта мәктәбендә укыта. 1940-46 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә, Бөек Ватан сугышында катнаша. Кызыл Йолдыз һәм 2нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә. 1948-52 елларда Дүртөйле халык судында эшли. 1953-58 елларда “Совет Башкортостаны” гәзитенең үз хәбәрчесе була. Аннары Илеш һәм Әлшәй районнарында судья булып хезмәт сала.
Шәйхел Вахитов 1944 елның 20 сентябрендә Латвия җирен азат итү буенча барган сугышларда һәлак булаган фронтовик-шагыйрь Бәдрүш Мокамай белән очрашкан. Ул аны болай дип хәтерли:
“Миңа Бәдрүш Мокамай белән ике тапкыр очрашу бәхете тиде. Йомшак фигыльле, бай рухлы, юмарт сүзле һәм ихлас кеше булып хәтеремдә уелып калды. Соңгы очрашу 1940 елның июнендә редакциянең агач бинасында булды. Өчебез дә: Бәдрүш Мокамай, Зыя Мансур һәм мин күптәнге туганлык хисе белән кочаклашып күрештек. Армиягә китәсе булгач, миңа бүләк тә бирделәр: карасу күн тышлы дәфтәр һәм китап.
– Дүртөйле турында әйбәт кенә бер җыентык төзергә ниятлибез әле, – диде Зыя Мансур.
– Теге 1934 елда чыккан “Атака” җыентыгы кебекме?
– Монысын иң яхшы шигырьләрдән төзибез, – диде Бәдрүш Мокамай. – “Атака” җыентыгына карата Муса Җәлил уртача гына бәһа бирде. Тәнкыйть сүзләре һич онытылмый. Яңа җыентык “Үсү” дип исемләнәчәк. Катнашырга уйласаң, хезмәт иткән частеңнан шигырьләреңне җибәрерсең...”
Фото: Илеш районының туган якны өйрәнү музееннан.